Посетители |
Онлайн всего: 7 Гостей: 7 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2024 » Декабрь » 9 » КУЯН ШУЛПАСЫНЫҢ ШУЛПАСЫ (Төрек халык әкияте)
КУЯН ШУЛПАСЫНЫҢ ШУЛПАСЫ (Төрек халык әкияте) | 13:44:07 |
Беркөнне таныш түгел авыл агае Хуҗа Насретдингә бүләк итеп куян китергән. Хуҗа аны якты йөз белән каршы алган, сыйлап- хөрмәтләп озаткан. Икенче атнада агай тагын килеп кергән. Кергән дә туп-туры түргә менеп утырган. Хуҗа, нишләргә белмичә, аптырап тора икән.
— Әллә танымыйсыңмы? — дигән агай.— Үткән атнада сиңа алагаем зур куян китергән кеше булыр бу!
— Таныйм, таныйм, рәхим ит! — дип елмайган Хуҗа. Ул кунакның алдына табагы белән аш китереп куйган.— Узган атнадан калган куян шулпасы булыр.
Бер атна үткәч, Хуҗаның өенә гомер кермәгән ике кеше килеп кергән дә янә түргә менеп утырган.
— Кемнәр буласыз соң? — дип, кыяр-кыймас кына сораган алардан Хуҗа.
— Сиңа куян бүләк иткән кешенең күршеләре без. Нишләсен Хуҗа, теләсә-теләмәсә дә, боларны сыйлап чыгарырга мәҗбүр булган.
Атна үтүгә, тагын Хуҗаның ишеген шакыганнар. Караса, ишек төбендә бер төркем ир-ат басып тора, ди.
— Сиңа куян бүләк иткән кешенең күршеләренең күршеләре булабыз без! — дип, Хуҗаны күрүгә, дәррәү сүз башлаган болар. Аннары, чакырганны да көтмичә, табын тирәсенә тезелешеп утырганнар.
— Рәхим итегез! — дигән Хуҗа. Үзе, мыек астыннан гына хәйләкәр елмаеп, боларның алдына су белән туп-тулы табак китереп куйган.
— Хуҗа әфәнде, нәрсә бу? — дигән гаҗәпләнгән агайлар.
— Куян шулпасының шулпасы! — дип, исе китми генә җавап биргән Хуҗа аларга. |
Категория: Дөнья халыклары якиятляре |
Просмотров: 3 |
Добавил: ilbyak-school
| Рейтинг: 0.0/0 |
|
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|
|
|