Көннәрдән бер көнне куяннар карт нарат төбенә җыелганнар да тормыш авырлыгыннан зарланыша башлаганнар. Карт куян боларны тыңлап-тыңлап торган да, алга чыгып, болай дигән:
— Кадерле туганнарым минем! Мескен куяннарга җирдә яшәү бик авыр. Куаклыкта берәр җәнлек кыштырдап куйса, куян дер-дер килә, агачтан яфрак өзелеп төшсә, куянның коты оча. Үзебез бөтен нәрсәдән куркабыз, ә безгә хәтта черкинең дә исе китми. Болай яшәү туйдырды, әйдәгез, диңгезгә барабыз да бөтенебез шунда батып үләбез. Иртәме- соңмы барыбер үләсе бит.
Куяннар өлкән туганнарының сүзенә каршы килмәгәннәр. Уйлап-нитеп тормыйча, барысы дәррәү диңгезгә таба юл тотканнар. Ә диңгез буендагы болында сарык көтүе утлап йөри икән. Бер сарык, шулхәтле куян килүен күргәч, куркудан чабып киткән. Аның артыннан бөтен көтү ияргән. Чабалар, ди, сарыклар, ә үзләре кая чапканнарын да, нигә чапканнарын да белмиләр, ди.
Ә сарыклар артыннан, шартларга җитеп өрә-өрә, этләр куа икән. Көтүчеләр кычкырыша, таяк болгый... Тирә-юньдә ыгы-зыгы, шау-шу!
Куяннарга бик көлке тоелган бу. Шуннан алар арткы тәпиләренә утырганнар да көләргә тотынганнар. Болар шулхәтле шаркылдап көлгәннәр — хәтта аларның иреннәре ярылган.
— Юк, куяннарның тормышы ул кадәр начар түгел икән! Бергә чакта без дә көчле! — дип уйлаганнар алар.
Һәм диңгездә батып үлмәскә карар кылганнар. Ләкин, шул көннән башлап, бар куяннарның өске иреннәре ярык булып калган. |