Посетители |
Онлайн всего: 1 Гостей: 1 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2024 » Декабрь » 9 » ҮЗ КАПКЫНЫНА ҮЗЕ КАПКАН (Монгол халык әкияте)
ҮЗ КАПКЫНЫНА ҮЗЕ КАПКАН (Монгол халык әкияте) | 10:57:33 |
Борын-борын заманда яшәгән, ди, Төлке, Болан һәм Карга. Алар һәр көнне иртән ризык эзләргә чыгып китәләр, ә кичен, җые¬лып, ни күргәннәрен сөйләшәләр икән. Беркөнне Төлке бернәрсә дә тапмыйча кайткан. Ә Боланның тамагы тук, чөнки урманда үләннең чиге-кырые юк икән. Шунда ач Төлкенең башына мәкерле уй килгән.
— Болан дус, ә-әнә теге урман читендә мин бик яхшы көтүлек беләм. Андагы үлән — ашап туйгысыз! — дип сүз башлаган ул.
Моның сүзләренә ышанган Болан икенче көнне шул якка таба юл тоткан. Бара торгач, ул урман читендәге арыш басуына килеп чыккан. Арыш уҗымы чемченим дип алга атлавы булган, моның аягы капкынга килеп эләккән. Кич Төлке белән Карга өйгә кайтканнар, ә Болан юк та юк икән. Борчуга төшкән Карга Боланны эзләп киткән. Арыш басуына килеп җитсә, анда аягы капкынга эләккән Болан тыпырчына икән.
— Дустым, син кымшанмыйча ят,— дигән аңа Карга.— Мин хәзер басу хуҗасы янына очып барам да: «Бавыңны әзерлә, картлач, капкы¬ныңа Болан эләккән!» — дип кычкырам. Ул сине үлгән дип уйлар да капкыннан ычкындырыр, ә үзе тәмәке тартырга утырыр. Шулчак син сикереп тор да урман ягына элдерт!
Карга шулай дигән дә басу хуҗасы янына очып киткән. «Бавыңны әзерлә, картлач, капкыныңа Болан эләккән!» — дип кычкыруы булган, хуҗа кеше юртасыннан чыккан да арыш басуына таба йөгергән. Бер хәрәкәтсез яткан Боланны күргәч, сөенә-сөенә, аның аягын капкыннан ычкындырган, аннары, маңгаендагы тирен сөртеп, тәмәке тартырга утырган. Шулчак Болан сикереп торган да урманга чабып киткән. Агай, үзен сүгә-сүгә, капкынын яңадан корып куйган.
Төлке, Карганы көтә-көтә арып беткәч, миңа да Боланның ите эләкмәсме дип, арыш басуына барган һәм теге капкынга эләккән. |
Категория: Дөнья халыклары якиятляре |
Просмотров: 2 |
Добавил: ilbyak-school
| Рейтинг: 0.0/0 |
|
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|
|
|