Хәлмәле авылы агайлары бервакыт ярминкәгә бармакчы булганнар, ди. Шактый юл үткәч, кичен алар бер авылда төн кунарга туктаганнар. Атларын тугарып, ашарларына салганнан соң, тәртәләрен барасы якка каратып, чаналарын юлга чыгарып куйганнар. Иртәгә эш тә кими, барасы юлны да бутамыйлар, янәсе...
Төнлә бу авылның бер кешесе, кызык өчен, чаналарны кирегә таба борып куйган.
Юлчылар, иртән торгач, атларын җиккәннәр дә кузгалып киткәннәр.
Баралар, баралар икән болар. Бара торгач, иң өлкән карт, аптырап, болай дигән:
— Карагыз әле, кичә моннан узган идек түгелме соң без?
— Җирдә бер-берсенә охшаган урыннар күп,— дип көлгәннәр аннан.
Менә авылга килеп кергәннәр. Әлеге карт тагын сүз башлаган:
— Карале, охшаса да охшар икән безнең авылга, ә?
— Авыллар бөтенесе дә бертөсле алар,— дип җавап биргәннәр аңа.
— Карале, минем өй түгелме соң бу? — дигән карт һәм күзләрен челт-челт йомып алган.
— Юкны сөйләмә! — дип көлгәннәр аннан.— Синең йортың җәһәннәм читендә калды инде.
Шулчак, иренең тавышын ишетеп, өйдән хатыны йөгереп чыккан. Карт, үз күзләренә үзе ышанмыйча, болай дип пышылдаган:
— Әллә минем карчык инде?
Хатыны йөгереп килгән дә картны кочаклап алган. Авыл агайлары, авызларын ачып, ни әйтергә дә белмичә, телсез калганнар. Аннары эшнең нәрсәдә икәнен сизенеп көләргә тотынганнар, ди. |