Четверг, 12.12.2024, 06:47:53   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Сказки народов мира [30]
Разное [4]
Юмор [13]
Стихи / Шигырьләр [18]
Рассказы / Хикәяләр [46]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Халык афоризмнары [33]
Дөнья халыклары якиятляре [241]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6527
Посетители
Онлайн всего: 4
Гостей: 4
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2024 » Декабрь » 9 » ҖӘЕН КАРНЫ КАЯН АЛАСЫҢ? (Поляк халык әкияте)
ҖӘЕН КАРНЫ КАЯН АЛАСЫҢ? (Поляк халык әкияте)
11:32:25
Бер агай, күрше хуторга дустына кунакка баргач, бик каты сыйланып, сәрхуш булган, ди. Ә урамда салкын кыш ае икән. Үз өенә кайтырга чыккач, юлда егылып, кар өстендә йоклап калган бу. Иртән табып алганда, агай инде бөтенләй туңып-өшеп беткән булган. Аны, тиз генә күтәреп, җылы өйгә алып кергәннәр, ләкин үлемнән алып кала алмаганнар. Бераздан ул җан тәслим кылган.

Бу хәбәр бик тиз тирә-якка таралган. Костёлга гыйбадәткә җыелгач, Ксендз халыкка болай дип әйткән:

— Җәмәгать, өшегән кешене җылыга керткәнче, башта суыкта кар белән уарга кирәк. Шулай итсәң генә исән кала ул.

Аракы эчәргә ярата торган бер ир, Ксендзның бу сүзләрен ишеткәч, бик нык уйга калган. Костёлдан кайтышлый хәтта мәйханәгә дә кермәгән.

Өенә кайткан да, ашамый-эчми, кара көеп, кайгырып утыра икән. Аптырагач, хатыны моның хәлен сораштыра башлаган. Ир авыр итеп сулаган да, Ксендзның, өшегән кешене җылы өйгә алып кергәнче, башта суыкта кар белән уарга кирәк, дип сөйләвен әйткән.

— Ярый, кыш көне кар белән уып терелтеп булыр... Ә җәен карны каян аласың? — дигән ул.

Хатыны шулчак бот чабып көләргә тотынган.

— Әй юләр, юләр! Җәй көне кем өши инде? — дип кеткелдәгән.

— Шулай шул! Ничек минем баш җитмәгән моңа?! — дип гаҗәпләнеп көлеп җибәргән ир һәм, шатлыгын юар өчен, шешәдәшләре янына мәйханәгә чыгып йөгергән.
Категория: Дөнья халыклары якиятляре | Просмотров: 2 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Декабрь 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz