Среда, 18.06.2025, 23:59:46   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Русские народные сказки [323]
Сказки русских писателей [205]
Татар халык әкиятләре [54]
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [40]
Татарские народные бытовые сказки [148]
Сказки народов мира [1070]
Литературные сказки зарубежных писателей [343]
Дөнья халыклары әкиятляре [241]
Разное [3]
Юмор [14]
Шигырьләр [21]
Стихи [8]
Хикәяләр [64]
Рассказы [12]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Татарские народные загадки [36]
Халык афоризмнары [33]
Татар халык мәзәкләре [19]
Татар халык дастаннары [32]
Татар халкының бәетләре һәм мөнәҗәтләре [7]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6531
Посетители
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2024 » Декабрь » 09 » КӘҖӘ БЕЛӘН САРЫК (Татар халык әкияте)
КӘҖӘ БЕЛӘН САРЫК (Татар халык әкияте)
13:27:17
Бервакыт бер кеше Кәҗә белән Сарык алган. Кыш көне моның хайваннар яши торган сарае бик салкын булган. Шуңа күрә Кәҗә Сарыкка аркасын терәп ята да җылынып йоклап китә икән. Кәҗә Сарыкка әйтә, ди:

— Сарык агай, кил, без синең белән дус булыйк. Мин сине беркайчан сөзмәм, аерым да йөртмәм. Шулай дус булып җәен дә, кышын да яшәрбез. Көтүдә дә бергә-бергә йөрербез.

Сарык та бу киңәшкә риза була. Ике дус кыш көнен шулай бик тату гына уздыралар. Кыш үтә, яз килә. Хуҗалары боларны көтүгә җибәрә. Җәйнең матур, җылы көннәре дә җитә.
Шулай беркөнне Сарык елга читендә үлән ашый икән. Моның өстенә елга ярыннан туфрак коела башлый. Шунда Сарык башын күтәрә дә:

— Кем анда яр башыннан минем өскә туфрак коя? — ди.

Тегеннән, яр башыннан:

— Мин, Кәҗә морзаң,— дип кенә җавап бирә Кәҗә. Йортка кич кунарга кайткач та, Кәҗә йорт уртасына ята да, янына Сарык килә башласа: — Минем яныма килмә, синнән ис килә,— ди, Сарыкны якын да җибәрми, ди.

Кәҗә җылы, матур көннәрнең үткәнен сизми дә кала. Суык кыш килеп җитә. Шунда инде Кәҗә оятыннан Сарык янына җылынырга килми, абзарның караңгы почмагына кысыла да салкыннан дерелдәп ята икән. Сарык, моның тавышын ишетеп:

— Кем анда караңгы почмакта дерелди? — дип сорый.

— Кәҗә мескенең,— дип кенә җавап бирә Кәҗә.

Сарык моңа:

— Яныма яткырыр идем дә, миннән ис килә шул,— ди дә икенче ягына борылып ята.
Категория: Дөнья халыклары әкиятляре | Просмотров: 24 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Декабрь 2024  »
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Copyright © 2006—2025 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz