Шулай берчак кенәз үзенең хезмәтчесе белән урманда адашып калган. Йөри торгач, болар, арып-талып, карт имән ышыгына ял итәргә утырганнар. Шулчак хезмәтче имән куышында керпе күреп алган.
— Сора әле шул керпедән, безгә урманнан чыгу юлын күрсәтмәсме икән? — дип шаярып сүз каткан кенәз.
Хезмәтче, чынлап торып, имән куышына башын тыккан да:
— Әй, керпе дус, без адаштык, урманнан чыгу юлын күрсәтсәңче! — дигән.
— Күрсәтүен күрсәтермен, әмма бушка түгел,— дип җавап биргән аңа Керпе.
Керпенең кеше шикелле сөйләшүен ишеткәч, хезмәтче өнсез калган. Аннары:
— Ә сиңа нәрсә кирәк соң? — дип сораган.
— Анысын инде сиңа түгел, хуҗаңа әйтермен,— дигән Керпе.
— Мин — бу җирләрнең хуҗасы! Урманнан чыгу юлын күрсәтсәң, җаның ни тели, шуны бирермен,— дип җавап кайтарган аңа кенәз.
— Кызларыңның берсен миңа кияүгә бирсәң, күрсәтермен,— дигән Керпе.
Нишләсен кенәз, риза булмый чарасы калмаган.
— Менә сиңа кенәз йөзеге, шуны күрсәтсәң, минем сараема кертерләр,— дигән.
Керпе боларны урман читенә кадәр озата барган. Ә бераздан үзе дә, муенына кенәз йөзеген тагып, сарайга таба юл тоткан. Бер ел буе бара торгач, ул, ниһаять, сарайга килеп җиткән. Йөзекне күрсәтүгә, аны тиз генә кертеп җибәргәннәр.
Керпене күрүгә, кенәз кайгыга төшкән, әмма, вәгъдәсендә торып, кызларын чакырырга кушкан. Урманда булган хәлләрне кызларына сөйләгәч, ул:
— Иә, кайсыгыз Керпегә кияүгә чыга? — дип сораган.
— Керпегә кияүгә чыкканчы, тәрәзәдән сикереп төшеп үләм,— дип үкси башлаган өлкән кыз.
— Ә мин коега ташланам,— дигән уртанчысы.
— Ә син? — дип, кечесенә сүз каткан кенәз.
— Ата хакы — минем өчен иң олы хак. Әгәр Керпе әтиемне үлемнән коткарган икән, димәк, ул минем ирем булырга лаек,— дип пышылдаган кече кыз. Керпе, кич җиткәч, кәләше янына керсә, ул кайгыга чумып утыра икән. Кәләшен юатырга теләп, ул:
— Мине бер үпсәң, бөтен кайгыларың таралыр,— дигән.
Кенәз кызы Керпене үбүгә, аның энәле тиресе шуышып төшеп, каршысында баһадирдай яп-яшь егет пәйда булган. Егет кече кыз каршында башын игән дә:
— Мин бит — король улы. Явыз сихерче мине керпегә әверелдергән иде. Син мине ул сихердән коткардың,— дигән.
Алар гөрләтеп туй иткәннәр һәм әле дә бәхетле гомер кичерәләр, ди. |