Авыл агае базарга үгез сатарга чыккан, ди. Берәү килеп, моннан бәясен белешкән дә, акчасын түләп, үгезне өенә илтергә кушкан.
Урам буйлап үгез җитәкләп барганда, агайның каршысына тагын бер сәүдәгәр очраган.
— Агай, үгезеңне сатасыңмы? — дип сүз каткан ул.
Кул сугып, бәясен килешкәч, сәүдәгәр акчасын биргән дә, үгезне кая илтергә икәнен әйтеп, юлын дәвам иткән.
— Син безгә бара тор, мин хәзер куып җитәрмен,— дигән ул.
Агай урам буйлап ары киткән. Шулчак каршысына тагын бер кеше очрап, аңа да үгезне сатып җибәргән бу. Шул арада үгезне сатып алган теге ике кеше дә килеп җиткән. Болар, «минеке» дә «минеке» дип, өчесе өч якка үгезне тарткалый башлаганнар. Шулай тарткалаша тор¬гач, эш зурга китеп, үгез хуҗасын мәхкәмәгә алып барганнар.
Өч сәүдәгәр эшнең нәрсәдә икәнен казыйга аңлатып торганда, агай янына бер адәм килгән дә болай дип пышылдаган:
— Әгәр соңыннан әҗерен түләсәң, мин сиңа бу бәладән котылу юлын өйрәтәм.
— Зинһар өчен, өйрәт, бәясеннән тормам,— дигән аңа агай.
— Килештек. Казый әфәнде синнән нәрсә сораса да, башта «Булса соң» диген, ә аннары «Кит аннан!» дип кабатла.
Менә үгез хуҗасын казый янына сорау алырга чакырып керткәннәр.
— Син, агай, үгезеңне бу сәүдәгәргә саттыңмы? — дип сораган казый.
— Булса соң,— дигән агай.
— Акчасын алдыңмы?
— Кит аннан!
— Монысына да саттыңмы?
— Булса соң.
— Акчасын алдыңмы?
— Кит аннан!
— Менә бу кешегә дә саттыңмы?
— Булса соң.
— Акчасын да алдыңмы?
— Кит аннан!
— Нәрсә, син акылдан яздыңмы әллә?
— Булса соң.
— Чыгып кит моннан! Юләрләргә суд юк бездә,— дип, кул селтәгән аңа казый.
— Кит аннан!
Агай ишектән чыгуга, моның янына теге адәм йөгереп килгән.
— Син миңа соңыннан әҗерен түләргә вәгъдә иткән идең,— дигән ул.
— Булса соң,— дигән аңа агай.
— Түлим, дигән идең бит.
— Кит аннан!
Шулай итеп, авыл агае, үгезне җитәкләп, бәладән башаяк дип, өенә кайтып киткән, ди. |