Четверг, 19.06.2025, 11:12:44   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Русские народные сказки [323]
Сказки русских писателей [205]
Татар халык әкиятләре [54]
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [40]
Татарские народные бытовые сказки [148]
Сказки народов мира [1070]
Литературные сказки зарубежных писателей [343]
Дөнья халыклары әкиятляре [241]
Разное [3]
Юмор [14]
Шигырьләр [21]
Стихи [8]
Хикәяләр [64]
Рассказы [12]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Татарские народные загадки [36]
Халык афоризмнары [33]
Татар халык мәзәкләре [19]
Татар халык дастаннары [32]
Татар халкының бәетләре һәм мөнәҗәтләре [8]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6531
Посетители
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2024 » Декабрь » 09 » ИРТӘГӘ КИЛ (Рус халык әкияте)
ИРТӘГӘ КИЛ (Рус халык әкияте)
11:52:34
Бәлагә тарыган бер агай бурычка акча эзләп йөри икән. Күпме йөреп тә акча бирүче булмагач, ул Шайтанга барырга карар кылган. Шайтан янына килгән дә болай дигән бу: «Шайтан дус, бурычка акча биреп тор әле!» «Нәрсәгә ул сиңа?» — дигән Шайтан. «Бәлагә тарыдым».— «Бурычыңны кайчан кайтарырсың?» — «Иртәгә». «Алайса ярый»,— дигән дә Шайтан аңа мең тәңкә акча санап биргән.

Икенче көнне үк Шайтан агай янына бурычын алырга килеп җиткән. Агай моны: «Иртәгә кил»,— дип борып җибәргән. Тагын бер көннән соң килгәч, агай аңа тагын иртәгә килергә кушкан. Рәттән шулай берничә көн агай янына йөргән бу. Соңгы килүендә, агай Шайтанга болай дигән: «Көн саен мәшәкатьләнеп өйгә кереп торма. Мин, кайчан килергә икәнен әйтеп, капкага язулы такта эләрмен». «Ярый»,— диеп, Шайтан яңадан буш кул белән өенә кайтып киткән.

Агай тактага «Иртәгә кил!» дип язган да капкага чыгарып элгән. Бер килгән Шайтан, ике килгән, ә капкада һаман шул язу тора, ди. «Туктале,— дигән ул үз-үзенә,— иртәгә бармыйча торыйм. Бәлки, берсекөнгә бурычын бирер».

Берсекөнгә агай йорты янына килсә, капкада «Кичә килергә иде!» дигән язу эленеп тора, ди. «И-их! — дип өзгәләнгән Шайтан.— Кичә килмичә ялгыштым. Болай булгач, минем акчадан җилләр исте инде».

Шул көннән башлап Шайтан кешеләргә бурычка акча бирми башлаган, ди.
Категория: Дөнья халыклары әкиятляре | Просмотров: 25 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Декабрь 2024  »
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Copyright © 2006—2025 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz