Посетители |
Онлайн всего: 7 Гостей: 7 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2024 » Декабрь » 9 » КОМСЫЗ СӘҮДӘГӘР (Удмурт халык әкияте)
КОМСЫЗ СӘҮДӘГӘР (Удмурт халык әкияте) | 16:12:58 |
Яшәгән, ди, бер комсыз сәүдәгәр. Гел хезмәтчеләренең аз эшләвеннән, көннең кыскалыгыннан зарлана икән бу. Көннәрдән бер көнне ул, аптырагач, ил гизәргә чыгып киткән. Бара торгач, ниһаять, Лопшо Педунь атлы акыл иясенә юлыккан.
— Безнең якта көннәр куян койрыгыннан да кыскарак. Хезмәтчеләрем эшли генә башлыйлар, шунда ук кич җитә. Зинһар өчен, көнне озынайтырга өйрәт мине! — дип үтенгән ул аңардан.
Лопшо Педунь моңа хәйләкәр елмаеп күз салган да болай дигән:
— Иң элек өстеңә җитмеш җиде кат кием ки, аннан соң тун бөркән. Башыңа бүрек эл, аягыңа киез итек ки. Аркаңа бер капчык ризык ас, кулыңа агач сәнәк тот та аның белән кояшны эләктер һәм бер урында тотып тор. Шулай итсәң, кояш та баемас, кич тә җитмәс.
Сәүдәгәр өенә чабып кайткан да, акыл иясенең киңәшләрен үтәп, агач башына менеп утырган.
— Кояш баемыйча, эштән туктыйсы булмагыз! — дип кычкырган ул хезмәтчеләренә.
Бер сәгать утырган агач башында сәүдәгәр, ике сәгать утырган. Бөтен тәне шабыр тиргә баткан, тыны кысыла башлаган, үзе тәмам хәлдән тайган.
— Ярый, булды! Бүген бик озак эшләдегез. Кайтыгыз! — дигән ул хезмәтчеләренә.
Урыныннан кузгалыйм дисә, аяк-куллары оеган икән моның. Уңга чайкалган, сулга селкенгән дә агач башыннан җиргә егылып төшкән бу. Ярый әле киеме җитмеш җиде кат, югыйсә шул егылудан бүтән тора да алмаган булыр иде.
Әнә шулай комсыз сәүдәгәр: «Егылып төшсәм төштем, барыбер көнне озынайтырга өйрәндем»,— дип куанып йөри, ди. |
Категория: Дөнья халыклары якиятляре |
Просмотров: 1 |
Добавил: ilbyak-school
| Рейтинг: 0.0/0 |
|
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|
|
|