Среда, 18.06.2025, 17:43:04   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Русские народные сказки [320]
Сказки русских писателей [205]
Татар халык әкиятләре [54]
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [40]
Татарские народные бытовые сказки [148]
Сказки народов мира [1070]
Литературные сказки зарубежных писателей [343]
Дөнья халыклары әкиятляре [241]
Разное [3]
Юмор [14]
Шигырьләр [21]
Стихи [8]
Хикәяләр [64]
Рассказы [12]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Татарские народные загадки [36]
Халык афоризмнары [33]
Татар халык мәзәкләре [19]
Татар халык дастаннары [32]
Татар халкының бәетләре һәм мөнәҗәтләре [6]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6531
Посетители
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2024 » Декабрь » 09 » ТАПКЫР СОЛДАТ (Татар халык әкияте)
ТАПКЫР СОЛДАТ (Татар халык әкияте)
13:28:55
Унике ел патша армиясендә хезмәт иткән солдатның өенә кайтыр вакыты җиткән. Тик кайтып китәргә ашыкмый икән бу. «Кемгә хезмәт иткәнемне күрмичә китмим? Алып барыгыз мине патшага»,— дип әйтә, ди.

Генераллар бу хакта патшага җиткергәннәр. Ярар, ризалашкан патша солдат белән очрашырга. Солдатны китергәч, патша моннан: «Ник өеңә кайтмыйсың?» — дип сорый икән. «Унике ел сиңа гадел хезмәт иттем, ә үзеңне күргәнем юк. Өйгә кайткач, сорашсалар, ни диярмен?» — дигән солдат.

Патша моңа: «Мин сиңа хәзер бер сорау бирәм. Шуңа дөрес җавап бирә алсаң, сине бүләкләрмен, җир бирермен. Кайткач, өй салырсың, баеп китәрсең. Йә, әйт әле, җирнең уртасы кайда?» — дигән.

Болар генераллар белән далага чыккан булганнар, ди. Солдат дүрт якка да эре-эре итеп дүртәр адым атлаган да уртага таяк кадап куйган: «Менә монда!» — дигән.

Патшаның ризалашмый чарасы калмаган. «Үлчәп кара, дисә, ниш-ләрмен?» — дип уйлаган ул. Аннары: «Ә хәзер, солдат, гаскәремдә күпме солдат барлыгын һәм дәүләтемдә күпме кеше яшәгәнен әйт инде»,— дигән.

«Галиҗәнап падишаһым, син бер генә сорау бирәм, дигән идең. Хәзер сорау чираты миндә. Әгәр башыңда күпме чәч бөртеге барлыгын әйтсәң, гаскәрләрең һәм халкыңның санын әйтермен,— дигән солдат.

Патша солдатның тапкырлыгына хәйран калган һәм аны юмарт бүләкләп, кайтарып җибәргән, ди.
Категория: Дөнья халыклары әкиятляре | Просмотров: 31 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Декабрь 2024  »
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Copyright © 2006—2025 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz