Четверг, 12.12.2024, 06:49:17   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Сказки народов мира [30]
Разное [4]
Юмор [13]
Стихи / Шигырьләр [18]
Рассказы / Хикәяләр [46]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Халык афоризмнары [33]
Дөнья халыклары якиятляре [241]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6527
Посетители
Онлайн всего: 4
Гостей: 4
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2024 » Декабрь » 9 » ХӘЙЛӘКӘР КЕШЕ (Рус халык әкияте)
ХӘЙЛӘКӘР КЕШЕ (Рус халык әкияте)
12:03:38
Арыслан, яр читенә басып, судагы Чуртан белән сөйләшеп тора икән. Кинәт яннарына бер кеше килеп чыккан. Аны күрүгә, Чуртан чупылдап суга чумган. Кеше киткәч, Арыслан Чуртаннан сорый икән:

— Нишләп кинәт кенә суга чумдың син?

— Кеше күрдем бит.

— Күрсәң, нәрсә булган?

— Кеше бик хәйләкәр!

— Шулаймы?! — дип гаҗәпләнгән Арыслан.— Алайса тотам да ашыйм мин аны!

Арыслан шулай дигән дә кешене эзләп киткән. Бара торгач, моның каршысына бер малай очраган.

— Син кешеме? — дип сораган аннан Арыслан.

— Әлегә юк, Арыслан абый, чын кеше булыр өчен миңа үсеп җитәргә кирәк әле.

Арыслан малайга тимәгән, юлын дәвам иткән. Бераз баргач, моның каршысына ак сакаллы бабай очраган.

— Син кешеме? — дип сүз каткан аңа Арыслан.

— Бар иде безнең кеше чаклар! Хәзер юк инде, картайдык,— дигән аңа бабай.

Арыслан аңа да тимәгән. Юл буйлап бара торгач, ул аркасына мылтык, биленә кылыч аскан солдатны очраткан.

— Син кешеме? — дигән аңа Арыслан.

— Кеше! — дип җавап кайтарган аңа солдат.

— Алайса, мин сине ашыйм!

— Ашыкма әле,— дигән аңа солдат.— Син бераз читкәрәк кит тә авызыңны зур итеп ачып тор, мин үзем йөгереп килермен дә шунда ук авызыңа кереп китәрмен.

Арыслан читкәрәк китүгә, солдат мылтыгын аңа таба төбәгән дә атып җибәргән. Аннары кылычын белән Арысланның бер колагын кисеп төшергән. Арыслан авыртудан ырлый-ырлый чабып киткән. Яр буена килеп җиткәч, судагы Чуртан моннан сорый икән:

— Ничек, дускай, кешене күрдеңме соң?

— Чыннан да, бик хәйләкәр икән ул кеше дигәнең! Берсе «әле мин кеше түгел» дип алдый, икенчесе «мин инде кеше түгел» дип хәйләли. Инде чын кешене таптым дигән идем, анысы авызыма ут белән төкерде, әле дә яндырып тора. Аннары утлы теле белән колагымны ялап алды!

Чуртан:

— Кешене хәйләкәр дип юкка әйтмәдем бит мин! Сүземә колак та салмадың. Моннан соң читтәрәк йөр син аннан! — дигән дә елга төбенә чумган, ди.
Категория: Дөнья халыклары якиятляре | Просмотров: 2 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Декабрь 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz