Среда, 18.06.2025, 19:38:53   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Русские народные сказки [323]
Сказки русских писателей [205]
Татар халык әкиятләре [54]
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [40]
Татарские народные бытовые сказки [148]
Сказки народов мира [1070]
Литературные сказки зарубежных писателей [343]
Дөнья халыклары әкиятляре [241]
Разное [3]
Юмор [14]
Шигырьләр [21]
Стихи [8]
Хикәяләр [64]
Рассказы [12]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Татарские народные загадки [36]
Халык афоризмнары [33]
Татар халык мәзәкләре [19]
Татар халык дастаннары [32]
Татар халкының бәетләре һәм мөнәҗәтләре [6]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6531
Посетители
Онлайн всего: 3
Гостей: 3
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2024 » Декабрь » 09 » ДҮРТ СУКЫР ҺӘМ ФИЛ (Һинд халык әкияте)
ДҮРТ СУКЫР ҺӘМ ФИЛ (Һинд халык әкияте)
18:46:46
Дүрт сукыр кеше, сөйләшә-сөйләшә, юл буйлап бара икән. Боларның каршысына гаҗәеп зур фил очраган.

— Юл бирегез, фил килә! — дип кычкырган аларга кемдер.

— Ә фил нинди була ул? — дип сораган сукырларның берсе.— Аны тотып карарга ярыймы?

— Бераз туктап тор әле. Сукырларның филне күрәсе килә! — дип, юл кырындагы кешеләр фил өстендәге малайга кычкыра башлаганнар.

Филне туктаткач, дүрт сукыр, аның янына килеп, куллары белән капшарга тотынганнар. Берсе филнең озын борынын, икенчесе аягын, өченчесе корсагын, дүртенчесе койрыгын тотып караган. Сукырлар филне шулай капшап бетергәч, малай аны юл буйлап куып киткән.

— Филнең нинди икәнен аңладыгызмы инде? — дип сораган сукырлардан юл читендәге бер кеше.

— Аңладык! — дип дәррәү җавап биргәннәр алар.

— Нинди соң ул? — дигән теге кеше.

Филнең озын борынын капшап караган сукыр шулчак:

— Ул юан елан төсле икән,— дип әйтеп салган.

— Юк ла, ул баганага охшаган бит,— дигән филнең аягын тотып караган сукыр.

— Сез икегез дә ялгышасыз. Ул су мичкәсе сыман түгәрәк икән! — дип, сүзгә кушылган филнең корсагын капшап караган сукыр.

— Юкны сөйләмәгез. Ул көтүче чыбыркысына охшаган! — дигән аларга филнең койрыгын тотып караган сукыр.

Дүрт сукыр шулай, бер-берсен уздыра-уздыра, фил турында сөйләп, юлларын дәвам иткәннәр. Әле бүген дә аларның, бу бәхәстән туктап, фил хакында уртак фикергә килә алганнары юк, ди.
Категория: Дөнья халыклары әкиятляре | Просмотров: 22 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Декабрь 2024  »
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Copyright © 2006—2025 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz