Четверг, 12.12.2024, 06:31:40   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Сказки народов мира [30]
Разное [4]
Юмор [13]
Стихи / Шигырьләр [18]
Рассказы / Хикәяләр [46]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Халык афоризмнары [33]
Дөнья халыклары якиятляре [241]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6527
Посетители
Онлайн всего: 6
Гостей: 6
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2024 » Декабрь » 9 » ЧЕГӘН СЫЕ (Чегән халык әкияте)
ЧЕГӘН СЫЕ (Чегән халык әкияте)
18:48:58
Елга буенда бер агай утын кисеп ята икән. Иртәдән бирле балта чаба-чаба аргач, учак ягып, ботка пешерергә уйлаган бу. Ерак түгел яр буендагы чатырында хәл җыеп ятучы чегән моның һәр хәрәкәтен күзәтеп тора, ди. Ботка исе чыккач, инде көне буе ризык капмаган чегәннең авызыннан сулар килгән. «Ничек кенә бу агайга сүз табып, тамакны ялгарга икән?» — дип баш вата, ди, чегән. Менә ул, елмаеп, учак янына килгән дә болай дип сүз башлаган:

— Исән-сау яшисеңме, агай?

— Ходайның биргәненә шөкер,— дигән тегесе.

— Нәрсә пешерәсең?

— Ботка пешермәкче идем дә, ит юк. Балык булса да ярар иде әле... Кысыр ботка ашарга туры килер инде.

— Шул «балык» сүзен ишетсәм, саруым кайный башлый. Иртән балык, көндез балык, кичкә балык... Күпме ашарга була инде ул балыкны?!

— Каян табасың син шулкадәр балык? — дип шаккаткан моңа агай.

— Анысы — минем сер... Ботка белән сыйласаң, серемне чишәрмен,— дигән аңа чегән.

Агай моңа савыт тутырып ботка салган, ипи биргән. Чегән кабалана-кабалана ашарга тотынган. Ашап туйгач, агай моңа сүз каткан:

— Ярый, чегән, тамагың туйса, сереңне ач инде: каян табып була ул балыкны?

Чегән агайны елга ярына җитәкләп алып килгән дә болай дигән:

— Яр буена сузылып ят та елга суын эчәргә тотын.

— Аннан нәрсә булыр? — дип аптыраган моңа агай.

— Нәрсә булсын, эчәсең-эчәсең дә, елгадагы бөтен суны эчеп бетергәч, балыкларны җыеп аласың.

Шулчак агай чегәнгә карап көлеп җибәргән дә кул селтәп китеп барган, ди.
Категория: Дөнья халыклары якиятляре | Просмотров: 2 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Декабрь 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz