Яшәгән, ди, бер король. Булган, ди, аның акыллы әкиятчесе. Король һәр кичне әкият тыңламаса, йокыга китә алмый икән.
Шулай бер кичне, гадәттәгечә, йоклар алдыннан король әкиятчесен чакырып китергән. Әкиятче, көне буе король балаларына мәзәкләр сөйли-сөйли, алҗып йокларга яткан икән.
— Король галиҗәнаплары,— дип, күзләрен уа-уа сүз башлаган ул,— вакыт бик соң инде. Әкият качмас, теләсәгез, иртәгә сөйләрмен.
Корольнең моңа ачуы чыккан. Ул, аяк тибеп, өр-яңа әкият сөйләргә әмер биргән.
— Бу әкиятең дөньядагы иң озын әкият булсын! Ике йөз кич рәттән сөйләрлек әкият чыгармасаң, башыңны кистерәм! — дип җикергән ул.
— Яшәгән, ди, бер кеше, булган, ди, аның йөз алтыны,— дип башлаган сүзен әкиятчесе.— Йөз алтынга ул ике йөз сарык сатып алган да аларны чыбыркы белән куалап алып кайтып киткән. Кайта торгач, елга ярына килеп җиткәннәр. Язгы ташудан елга җәелеп, болыннар су астында калган, ә якын-тирәдә бер күпер дә юк икән. Нишләргә? Ары чапкан, бире чапкан агай һәм, эзли торгач, яр буенда бер көймә тапкан. Ләкин көймә бик кечкенә, сыйса аңа бары бер сарык кына сыярлык, ди...
— Шуннан, шуннан? Шуннан нәрсә булган? — дип түземсезләнгән король.
— Көтүче бер сарыкны көймәгә салып алып чыккан, ди...
— Ә калган сарыкларны нишләткән?
— Король галиҗәнаплары,— дип, мыек астыннан гына елмайган әкиятче.— Елга бик киң, көймә бик бәләкәй, ә сарыклар ике йөз! Бер сарыкны каршы ярга чыгару өчен бер төн вакыт кирәк. Әйдәгез, көймә кире әйләнеп килгәнче, без йоклый торыйк. Ә иртәгә тагын бер сарыкны чыгарырбыз. Шулай итеп, мин һәр кичне бу әкиятнең дәвамын сөйләрмен.
Король әкиятченең бу сүзенә риза булган, ди. |