Посетители |
Онлайн всего: 6 Гостей: 6 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2024 » Декабрь » 9 » ПАДИШАҺ ҺӘМ АГАЙ (Төрек халык әкияте)
ПАДИШАҺ ҺӘМ АГАЙ (Төрек халык әкияте) | 13:46:22 |
Көннәрдән бер көнне Солтан Мәхмүт үз патшалыгы буйлап сәяхәт итәргә чыккан. Кояш кыздыра башлагач, алмагач төбенә сузылып яткан бу. Шулчак бер алма туп-туры моның авызына өзелеп төшкән. Падишаһ алмагач хуҗасын чакырып китергән дә:
— Мин синең бер алмаңны ашадым. Инде менә бурычымны ничек итеп түләргә дә белмим. Әгәр син бер-бер бәлагә юлыксаң, туп-туры Истанбулга кил дә мине эзләп тап,— дигән.
Чыннан да, әлеге агайның башына кинәт кенә бәла төшә. Күршесе белән ике арада җир өчен гауга чыга боларның. Эш судка барып җитә.
Шулчак хатыны мондый киңәш бирә:
— Тот та Солтан Мәхмүт янына бар. Бүләккә бер кәрзин алма ал. Патша булып патша үзенең биргән вәгъдәсен бозмастыр, шәт.
Шулай итеп агай Истанбулда Солтан Мәхмүт сараен эзләп таба. Агайны ашаталар, эчертәләр.
Мондый кадер-хөрмәткә күнекмәгән агай, кич йокыга китә алмыйча, бик озак боргаланып ята. Аптырагач, урамга чыгып кермәкче була. Шулчак агай каршына айбалталар тоткан сакчылар килеп чыга. Алар моны эләктереп алалар да төрмәгә ябып куялар.
Өч ел вакыт узгач, Солтан Мәхмүт нишләптер кинәт кенә агайны искә төшерә, тиз генә үз янына чакыртып китерә.
— И минем хөкемдарым,— дип, җиргә тезләнә агай.— Сездән мин бары тик өч нәрсә: балта, бау һәм Коръән генә сорыйм... Беренче эш итеп балта белән алмагачны чабып аударам. Бәлагә тарыгач, хатыным, бер кәрзин алма биреп, сезнең янга җибәрде. Моның өчен мин аны бау белән агачка асып куям. Авылыма кайткач, бөтен халык алдында Коръән тотып, патшадан игелек көтмәскә ант итәм.
Бу сүзләрдән куркып калган Солтан Мәхмүт агайга янчык тутырып алтын бирә һәм өенә кайтарып җибәрә. |
Категория: Дөнья халыклары якиятляре |
Просмотров: 3 |
Добавил: ilbyak-school
| Рейтинг: 0.0/0 |
|
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|
|
|