Посетители |
Онлайн всего: 1 Гостей: 1 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2024 » Декабрь » 9 » АБЫЙ БЕЛӘН СЕҢЕЛ (Чукча халык әкияте)
АБЫЙ БЕЛӘН СЕҢЕЛ (Чукча халык әкияте) | 20:04:24 |
Прэкакай дигән авылда аучылар гаиләсе яшәгән. Аларның Вээн исемле кызлары булган. Шулай беркөнне Вээн диңгез ярында утыра икән. Кинәт ул ниндидер ят аваз ишеткән. Караса, аны Җен шу¬лай чакыра, ди.
— Сиңа ни кирәк? — дип сораган Вээн.
— Мин сине ашыйм,— дигән Җен.
Кыз исенә килергә дә өлгермәгән, бөтен җир дөм караңгылыкка чумган. Җен аны мәгарәгә кертеп ташлаган да мәгарә авызын зур таш белән каплап куйган. Ялгыз калган Вээн елап җибәргән.
Бераздан кыз, күзен ачып караса, таш идәндә канат җилпүче кояш күбәләген күргән. Кыз аның янына йөгереп килгән дә, тотыйм дип, кулларын сузган, ә күбәләк очып киткән. Вээн аның артыннан калмый барган да барган. Инде менә тотам гына дигәндә, кинәт җир тетрәп куйган һәм каршысында Таш кеше пәйда булган. Мәгарәне тутырып, калын тавыш яңгыраган:
— Кер капчыкка, мин сине өйгә алып кайтам!
«Кеше җен түгел, начарлык кылмас»,— дип уйлаган да Вээн капчыкка кереп утырган. Тик Таш кеше, өенә кайтуга, бөтенләй үзгәргән, «ашыйм» дип куркыта башлаган. Кыз кычкырып җибәргән:
— Син бит — кеше, ә җен түгел!
Шулай дип әйтүе булган, Таш кеше сылу гәүдәле япь-яшь егеткә әйләнгән. Ул батыр кызны кулларына күтәргән дә болай дигән:
— Рәхмәт сиңа, син мине яңадан кеше иттең.— Һәм ул Җеннең ничек итеп аны таш карачкыга әйләндерүе турында сөйләгән.
— Ә син кайда яшисең? — дип сораган ул аннары кыздан.
Вээн аны диңгез ярына алып килгән дә үз йортларына төртеп күрсәткән.
— Безнең өй бит ул! — дип шатланып кычкырган егет.
Менә шулай итеп ике туган — абый белән сеңел бер-берсен тапканнар. |
Категория: Дөнья халыклары якиятляре |
Просмотров: 2 |
Добавил: ilbyak-school
| Рейтинг: 0.0/0 |
|
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|
|
|