Бер яшь солдат сакта басып тора икән. Үзе сакта тора, ә үзе өзелеп-өзелеп әти-әнисен, туган ягын сагына, ди. «Туйдым бу шайтан тормышыннан, тизрәк өйгә кайтасы иде»,— дип, авыз эченнән мыгырданган ул. Шулчак моның каршында, ялт итеп, Шайтан пәйда булган.
— Шайтан тормышыннан туйсаң, мин сине коткара алам,— дигән ул.— Ә моның өчен син миңа үзеңнең җаныңны бирерсең.
Җаны бик кадерле булса да, әти-әнисен, туган ягын сагынудан түзәрлеге калмаган егет моңа риза булган. Солдат киемнәрен Шайтанга биргән дә, коштай очып, туган ягына кайтып киткән.
Тора, ди, шулай Шайтан сакта. Беркөнне зур генерал, солдатларны карап-тикшереп йөргәндә, моның янында туктаган. Солдат та солдат, Шайтан да солдат, бер аермасы да юк. Тик менә Шайтан каеш каптырмасын арттан эләктергән икән.
— Каян килгән бу ахмак? — дип акырган генерал Шайтанга.
Бераздан Шайтанны алып китеп, бик әйбәтләп таяк белән ярганнар.
Солдатларны көн саен тикшерәләр, тикшергән саен, Шайтанга таяк ашаталар икән.
Шайтан бер ел буе шулай таяк ашагач, солдат кире әйләнеп кайткан, ди. Егетне күрүгә, Шайтан солдатның киемнәрен салып ыргыткан да, алдына-артына карамыйча, җан-фәрманга чабып киткән.
— Син минем җанымны сораган идең,— дип кычкырган аның артыннан солдат.
— Җаның да, малың да кирәк түгел. Солдат тормышына караганда, минем шайтан тормышым мең мәртәбә яхшырак! — дигән, ди, Шайтан. |