Шулай бер агай, ишәген җитәкләп, әкрен генә базардан кайтып килә икән. Хәле беткәч, агач төбенә утырып, бераз черем итәргә уйлаган бу. Йоклап китәр алдыннан, ишәге качып китмәсен дип, тезгенен кулына ныклап урап тоткан. Юлдан узып баручы ике сукбай агайны кызык итмәкче булганнар: ишәкне шыпырт кына тугарганнар. Берсе, ишәккә атланып ары киткән, ә икенчесе башына йөгән кигән дә тезгенне тарткалый башлаган. Шулчак агай уянып киткән һәм куркуыннан:
— Нинди галәмәт бу? Кайда минем ишәгем? — дип кычкырып җибәргән.
— Курыкма, хуҗам, мин — синең ишәгең,— дип җавап биргән аңа теге сукбай.
— Юкны сөйләмә, син кеше бит, ишәк түгел!
— Әйе, хуҗам, кайчандыр мин дә кеше идем. Яшь чакларда азып-тузып йөргәнгә, сүзен тыңламаганга, сихерче әтием, каргап, мине биш елга ишәккә әйләндерде. Син мине базардан сатып алып кайттың, какмадың, сукмадың, рәхмәт үзеңә! Менә бүген минем ишәк булуыма төгәл биш ел тулды...
— Кыйнаган чакларым да булгандыр, мин бит ул вакытларда синең кеше икәнеңне белмәдем, зинһар гафу ит инде,— дип пышылдаган аңа агай.
— Язмыштан узмыш юк,— дигән аңа сукбай,— кеше булсам да, син — барыбер минем хуҗам. Син мине базардан сатып алдың бит. Әмма, белеп тор, минем кулымнан бер эш тә килми, яшьлегемдә азып-тузып йөри торгач, бер һөнәргә дә өйрәнми калганмын.
— Алайса, синең миңа нигә кирәгең бар?! Дүрт ягың кыйбла, ычкын моннан! — дигән аңа агай.
Моны ишеткән сукбай, йөгәнен ташлап, күз ачып йомганчы юкка чыккан.
Берничә көн үткәч, агай, ишәк сатып алырга дип, базарга юл тоткан. Караса, базар читендә бер сукбай моның ишәген сатып тора, ди. Хуҗасын танып алган Ишәк аяклары белән җирне тырный, башын чайкый, кычкыра башлаган. Агай шулчак, хәйләкәр елмаеп, аңа йодрыгын күрсәткән дә:
— Юк инде, бу юлы алдый алмассың! Азып-тузып, сүз тыңламый йөргәнгә, әтиең тагын ишәккә әйләндердеме үзеңне?! — дип, башка ишәк сайларга киткән, ди. |