Четверг, 12.12.2024, 06:54:39   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Сказки народов мира [30]
Разное [4]
Юмор [13]
Стихи / Шигырьләр [18]
Рассказы / Хикәяләр [46]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Халык афоризмнары [33]
Дөнья халыклары якиятляре [241]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6527
Посетители
Онлайн всего: 6
Гостей: 6
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2024 » Декабрь » 9 » ОЧСЫЗЛЫ ТОЗ (Удмурт халык әкияте)
ОЧСЫЗЛЫ ТОЗ (Удмурт халык әкияте)
16:18:03
Бер авылда Антон исемле бай белән Матвей исемле ярлы кеше яшәгән, ди. Антонның җире авылдагы бар кеше җиреннән дә күбрәк булган, тик бу аңа аз тоелган. Аңа «Комсыз » дигән кушамат та такканнар. Ә Матвей арттырып сөйләргә ярата икән, шуңа авылда аны «Алдакчы» дип йөрткәннәр.

Беркөнне Матвей җир сөреп ятканда, Антон килеп чыккан һәм:

— Алла ярдәм бирсен, Алдакчы! — дип сәлам биргән.

Матвей аңа баш иеп, елмаеп җавап кайтарган:

— Рәхмәт, күршем!

Матвейның хәйләкәр елмаюы Антонны аптырашта калдырган.

— Тагын алдамакчы буласыңмы? — дип сүзен дәвам иткән ул.

— Алдашып торырга вакытым юк,— дигән Матвей аңа.— Төшкә кадәр эшне бетереп, шәһәргә юл тотарга исәп.

— Кызу эш өстендә шәһәрдә ни калган? — дигән аңа Антон.

— Базарда бик очсызлы тоз саталар, дип ишеттем, поты өч тиен генә, ди. Күп итеп алып куярга кирәк.

Шулчак Антонның коласызлыктан күз аллары караңгыланган. Матвей офыкта югалгач, ул хезмәтчеләренә кычкыра башлаган:

— Бөтен атларны җигегез дә шәһәргә чабыгыз! Амбар тулганчы, ба-зардан тоз ташып куегыз! Соңрак мин аны өч бәягә сатып җибәрермен.

Хезмәтчеләр, бар эшләрен ташлап, базарга барсалар, анда потын өч тиенгә тоз сатучы кеше таба алмаганнар. Базар халкы боларның артларыннан мыскыллап көлә-көлә озатып калган, ди.

Хезмәтчеләрнең буш кул белән кайтуын күргәч, Антон:

— Адәм актыгы Матвей тагын алдады мине! — дип кычкырган.— Ярама тоз сипкәндәй булды. Күрмәгәнен күрсәтәм мин аңа хәзер!

— Матвей түгел, үзеңнең комсызлыгың котыртты, комсызлыгың алдады сине,— дигән аңа шулчак арадан бер хезмәтче.
Категория: Дөнья халыклары якиятляре | Просмотров: 2 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Декабрь 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz