Бар дөньясын онытып, куак башында сайрап утырган Сандугач янына сиздермичә генә Карга килеп кунган.
— Көне буе шулай әче тавыш белән сызгырып утыру ничек туйдырмый сине? — дип сүз каткан ул Сандугачка.
Бу дорфа сүзләрне ишеткән Сандугач сайравыннан туктап калган.
— Ни сөйлисен, син? — дип ярсып кычкырган ул.— Кешеләр сайра-вымны тыңлап туя алмый. Алар мине алтын читлектә генә асрыйлар, иң тәмле ризыклар белән сыйлыйлар. Ә син, җырлый белмәгән башың белән, миңа шундый бәя бирмәкче буласың.
— Туктале! — дигән аңа Карга.— Әйдә, бергәләп авылга барып киләбез. Анда кайсыбызның тавышы моңлырак икәнен шундук әйтеп бирерләр. Тик үпкәләштән булмасын.
— Мин риза! — дип башын селкегән горур Сандугач.
Шулай итеп авылга таба очып киткәннәр болар. Килеп җитсәләр, урам уртасындагы сазда бер Дуңгыз ята, ди.
— Әй, Дуңгыз әфәнде, кайсыбызның тавышы матуррак, безгә бәя бир әле,— дип, икесе бергә сүз башлаганнар болар.
— Билгеле, Карганыкы! — дигән Дуңгыз.— Аның тавышы калын, әллә каян ишетелеп тора.
Бу сүзләрдән соң Карга тагын да кәпрәя, ә Сандугач урманына кайта да, чикләвек куагына кунып, моңлы җырын сузып җибәрә. Моның сайравын ишеткән Карга янәшәдәге агач башына килеп кунаклый.
— Бәхәстә оттырганга шулай моңланасыңмы? — дип эндәшә ул Сандугачка.
— Язмышымны Дуңгыз хөкеменә тапшырганыма кайгырам. Әнә шуңа сагышлы минем тавышым,— дигән Сандугач. |