Корольнең бик тә акыллы бер министры булган. Нинди генә ният кылса да, аның белән киңәшә торган булган ул. Әмма бервакыт бу министр корольгә ялгыш киңәш биргән, ди.
— Син мине хәвефле эшкә өндәдең, моның өчен син җәза алырга тиеш,— дигән аңа король.— Әмма, моңа кадәр кылган игелекле гамәлләреңне искә алып, мин сиңа җәзадан котылу өчен бер мөмкинлек калдырам. Иртәгә кызыңны король сараена җибәр. Әмма шундый шарт куям: ул көндез дә, төнлә дә килмәсен, киемле дә, ялангач та булмасын, атка да атланмасын, җәяү дә йөрмәсен... Әгәр шуны эшли алса, сине кичерермен.
Аптырашта калган министр, өенә кайтып, бу хакта кызына сөйләгән.
— Борчылма, әти, мин нишләргә икәнен беләм, сине һичшиксез кот-карачакмын,— дигән аңа кызы.
Икенче көнне кыз король сараена юл тоткан. Ул килеп җиткәндә, эңгер-меңгер булган. Аның өстендә үтә күренмәле батист күлмәк икән, ә үзе хезмәтче җилкәсенә менеп утырган, ди. Шулчак король, җиңелүен белдереп, кулын күтәргән. Чөнки эңгер-меңгер чакның көн дә, төн дә түгеллеген, үтә күренмәле батист күлмәкнең чын киемгә саналмавын, карт хезмәтче җилкәсендәге кызның җәяү дә, ат белән дә килмәгәнен бик тиз төшенеп алган ул. Шуннан соң:
— Мондый акыллы кыз үстергән министр ахмак була алмый, мин аның гөнаһларын кичереп, үз урынында калдырам! — дип фәрман биргән, ди, король. |