Среда, 18.06.2025, 17:44:33   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Русские народные сказки [320]
Сказки русских писателей [205]
Татар халык әкиятләре [54]
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [40]
Татарские народные бытовые сказки [148]
Сказки народов мира [1070]
Литературные сказки зарубежных писателей [343]
Дөнья халыклары әкиятляре [241]
Разное [3]
Юмор [14]
Шигырьләр [21]
Стихи [8]
Хикәяләр [64]
Рассказы [12]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Татарские народные загадки [36]
Халык афоризмнары [33]
Татар халык мәзәкләре [19]
Татар халык дастаннары [32]
Татар халкының бәетләре һәм мөнәҗәтләре [6]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6531
Посетители
Онлайн всего: 2
Гостей: 2
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2024 » Декабрь » 09 » МАКТАНЧЫК (Тат халык әкияте)
МАКТАНЧЫК (Тат халык әкияте)
13:16:22
Аглаби дигән авылда бер аучы яшәгән, ди. Аучы белән балыкчының шапырынырга яратканы һәммә кешегә билгеле инде. Әмма Аглаби аучысы мактанчыкның да мактанчыгы икән.

Менә беркөнне ул, ауда йөреп, авылга кайткан да, гадәттәгечә, мактанырга тотынган:

— Дөньяда төрле хәлләр була, әмма әле мондыйны күргәнем юк иде! Шулай төпсез упкын читеннән барганда күрәм: каршымда галәмәт зур тырнаклы, коточкыч кыяфәтле ерткыч җанвар ята. Мондый тырнаклар белән теләсә кемне ботарлап ташларга була... Сез, мине куркып калгандыр, дип уйлыйсыздыр инде. Курыксам, Аглаби аучысы булам димени мин?!
Әкрен-әкрен генә бу куркыныч җанвар янына килдем дә, күз ачып йомганчы, тырнакларын чабып өздем!

Авылдашлары, башларын чайкый-чайкый, моның батырлыгына соклана-соклана тыңлыйлар.

— Нигә иң әүвәл аның тырнакларына тотындың? Тәҗрибәсез аучы икәнең күренеп тора... Иң элек ул ерткычның башын кисәргә иде! — дип, сүзгә кушыла шулчак бер авыл карты.

— Тәҗрибәм җитәрлек анысы, әмма ул ерткычның башын мин килгәнче кискәннәр иде шул инде,— ди аңа аучы.

Шулчак авылдашлар дәррәү көлеп җибәргәннәр, ә аучы, кызарып, сүзсез калган, ди.
Категория: Дөнья халыклары әкиятляре | Просмотров: 29 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Декабрь 2024  »
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Copyright © 2006—2025 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz