Патшаның бик тә чибәр бердәнбер кызы булган, ди. Төннәрен ул, кешеләргә сиздермичә генә, җен туена биергә йөри икән.
— Минем кызымның төнлә кая йөргәнен әйткән кешегә бик зур бүләк бирәчәкмен! — дип фәрман салган беркөнне патша.
Сарайда хезмәт итүче бер егет кызның төнлә кая йөргәнен белергә вәгъдә биргән. Төн уртасы җиткәч, күктән тылсымлы арба төшүгә, егет сиздермичә генә арба артына барып ябышкан. Арбага тотынып, җен туена барып җиткәч, агачлар артына качып күзәтә башлаган. Җеннәр бии башлаганчы, патша кызы аларның һәммәсенә берәр алма өләшеп чыккан. Шулчак кызның кәрзинендәге бер алма җиргә тәгәрәп төшкән. Егет аны алып куенына яшергән.
Таң әтәчләре кычкыра башлагач, җен туе тәмамланган, һәм егет, патша кызы утырган арбага ябышып, яңадан сарайга кайткан. Иртән егет патшага барысын да сөйләп биргән. Алманы күрсәткәч, патша кызы һуштан язып егылган һәм үлеп тә киткән.
Патша бердәнбер кызының гәүдәсен, табутка салып, чиркәүгә куярга кушкан. Тик табутны саклаучылар юкка чыга бара икән. Беркөнне каравылга теге егет чыккан.
Төн җиткәч, ул табут куелган чиркәү ишеге артына кереп баскан да көтә башлаган. Менә күк күкрәгән тавыш ишетелгән, һәм патша кызы, табутыннан торып, чиркәү буйлап йөри башлаган. Егет шулчак тиз генә буш табут эченә кереп яткан. Патша кызы табутка кереп ятмакчы булган икән, ул буш түгел, ди.
Шул арада таң әтәчләре аваз салган, һәм патша кызы күзләрен ачып җибәргән. Сөенечтән күңеле тулган патша илдә өч көн бәйрәм игълан иткән, һәм, кызын хезмәтче егеткә кияүгә биреп, өч көн, өч төн буе туй ясаган. |