Посетители |
Онлайн всего: 5 Гостей: 5 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2024 » Декабрь » 9 » ИКЕ КОЯШ (Удэге халык әкияте)
ИКЕ КОЯШ (Удэге халык әкияте) | 16:22:36 |
Кайчандыр күктә ике кояш булган. Ике кояш кыздырудан агачлар корыган, үләннәр көйгән, елгалар кипкән, җәнлек-җанвар, кош-корт качып киткән, тайгада яшәр көн беткән.
Елдыга исемле оста аучының да балалары бу кызуга түзә алмыйча үлеп киткәннәр. Моңа бик ачуы чыккан аучы, кояшка атарга дип, ук-җәя ясарга тотынган.
Бу ике кояш биек күтәрелми, калкулык башында гына тора икән. Беркөнне алар калкулык өстенә күтәрелүгә, Елдыга җәясен киергән дә болай дип әйткән:
— Җилдәй угым, кояшка туп-туры очып бар. Авыр чакта син бит минем булышчым...
Ук сызгырып очып киткән. Шулчак җирләр селкенеп куйган. Елдыга угы тигән кояш айга әверелгән, ә икенче кояш өскә менеп киткән. Менә шул вакытта күк йөзендә бер ай белән бер кояш пәйда булган. Агачлар да күккә ашып үсә башлаган, җәнлекләр дә әйләнеп кайткан, кошлар да бөтен тайганы яңгыратып сайрарга тотынган, ди.
|
Категория: Дөнья халыклары якиятляре |
Просмотров: 3 |
Добавил: ilbyak-school
| Рейтинг: 0.0/0 |
|
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|
|
|