Четверг, 12.12.2024, 06:42:36   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Сказки народов мира [30]
Разное [4]
Юмор [13]
Стихи / Шигырьләр [18]
Рассказы / Хикәяләр [46]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Халык афоризмнары [33]
Дөнья халыклары якиятляре [241]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6527
Посетители
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2024 » Декабрь » 9 » КАЙСЫ КЫЙММӘТРӘК? (Һинд халык әкияте)
КАЙСЫ КЫЙММӘТРӘК? (Һинд халык әкияте)
18:37:09
Бер раджа күрше ил солтанына өч алтын сын бүләк итеп җибәргән. Сыннар бер-берсенә игезәкләр сыман охшаш булсалар да, бәяләре төрле, дип әйтергә кушкан. Шулай итеп солтанның зирәклеген сынап карамакчы икән бу.

Әлеге бүләкләрне алгач, солтан уйга калган. Күпме уйлап та башы җитмәгәч, сарайдагы бөтен вәзирләрен җыйган. Тик алар да бу сыннар арасында бернинди аерма таба алмаганнар.
Озакламый бу хәбәр бөтен илгә таралган, һәр өйдә, һәр урамда, һәр мәйданда кешеләр шул турыда гына сөйләшәләр икән. Бу хакта төрмәдә утыручы егет тә ишеткән. Шуннан ул: «Төрмәдән чыгарсалар, ул сыннарның чын бәясен әйтәм»,— дигән.

Солтан әмере буенча егетне сарайга китергәннәр. Сыннарны каршына тезеп куйганнар. Егет аларны әйләндереп караган-караган да өчесенең дә колагында тишек барлыгын күргән. Салам алып, берсенең колагына керткән. Салам аның авызыннан килеп чыккан. Икенче сынның колагыннан тыккан салам теге яктагы колагыннан күренгән. Ә өченче салам бөтенләе белән өченче сынның эченә кереп беткән, беркая да чыкмаган. Шуннан егет болай дигән:

— Бу сыннар да нәкъ адәм балалары кебек. Беренчесе колагы ишеткән һәрнәрсәне шунда ук башкаларга сөйли. Аңа ышанырга ярамый. Икенчесенең бер колагыннан керсә, икенчесеннән чыгып китә. Монысы буш кеше. Ә инде өченчесе бар ишеткәнен эченә сеңдерә бара. Шуңа күрә бу сын — иң кыйммәтлесе.

Солтан бу җаваплардан бик канәгать калган. Ул, сыннарның бәясен әйтеп, раджага кире җибәргән, ә егетне, төрмәдән чыгарып, үзенә баш вәзир итеп алган.
Категория: Дөнья халыклары якиятляре | Просмотров: 1 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Декабрь 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz