Бер ярлы кеше бай янына барган да, түбәнчелек белән башын иеп, аңардан җир сөрергә үгезләр сораган. Бай каршы килмәгән. Шуннан соң ярлы үгезләрне арбага җиккән дә, кичкә кадәр әйләнеп кайтмакчы булып, ашыга-ашыга басуга киткән.
Үз җиренә барып җиткәндә, кояш инде шактый күтәрелгән икән.
«Тизрәк эшкә керешергә кирәк!» — дип уйлаган ярлы һәм чикмәнен салган да, учларына төкергәләп, сукасына тотынган.
Шунда кинәт туктап калган.
«Бу нәрсә? Әле генә җирем шушында иде бит, ә хәзер юкка чыккан. Шул арада кая китте соң? Әллә мин генә күрмим инде?» — дип уйлаган ул.
Ярлы анда караган, монда караган, ләкин үз җирен күрмәгән. Уң ягында Мацеклар җире, сул ягында Войцех кодалар җире, каршысында староста җире, ә моның җире никтер юк икән. Як-ягына карана-карана, баскан җирендә зыр килеп әйләнгән би¬чара, шулай да үз җирен таба алмаган. Тәмам хәлдән тайган бу шулай итеп.
— Эх, булмады инде,— дигән ахырда.— Болай булгач, кайтып китәргә туры килә инде!..
Шулай дип, җиргә ташланган чикмәнен кулына алса, гаҗәпләнүеннән кычкырып җибәргән:
— Әтекәем! Җирем чикмән астында калган икән ләбаса! Ә мин, тиле, кайтып китәргә җыенам тагы!