Посетители
Онлайн всего: 5
Гостей: 5
Пользователей: 0
Главная » 2024 » Декабрь » 9 » ИҢ МАТУР КУЛ (Һинд халык әкияте)
ИҢ МАТУР КУЛ (Һинд халык әкияте)
18:31:30
Елга буенда өч байбикә, куллары белән су чәчрәтеп, мактанышып утыралар икән. — Минем кулым шундый матур! — дип сүз башлаган беренче байбикә. — Ә минеке матур да, мамык кебек йомшак та! — дигән икенче байбикә. — Минем бармакларым зифа камыш сыман! — дип өстәгән өченче байбикә. Шулчак янәшәдән узып баручы хәерче карчык, туктап, болардан бер телем ипи сораган. Байбикәләр исә, моның үтенечен колакларына да элмичә, һаман үз сүзләрен дәвам иткәннәр: — Әй, карчык, әйт әле, кайсыбызның кулы матуррак? Карчык боларга аптырап карап торган-торган да эндәшмичә ары китеп барган. Бара-бара яр буенда утыручы бер авыл хатынын очраткан. Кырда эшли-эшли, бу хатынның куллары каралып, яргаланып беткән, ди. Карчык кыяр-кыймас кына моңа болай дип сүз каткан: — Ачтан үләр хәлгә җиттем... Зинһар өчен, бер телем ипи бирче! Хатын моңа төенчегендәге соңгы телем ипиен урталай сындырып биргән. Карчык, тамак ялгап алгач, бу хатынга иелә-иелә рәхмәтләр укыган. Аннары, аны җитәкләп, теге өч байбикә янына алып килгән дә болай дигән: — Сез миннән: «Кемнең кулы матуррак?» — дип сораган идегез. Хәерче һәм ятим карчыкка соңгы телем ипиен бүлеп биргән кулдан да матуррак кул юктыр дөньяда!.. Карчык шулай дигән дә ары китеп барган. Ә теге өч байбикә, үзләренең нәзек бармаклы ап-ак кулларына карап, аптырап басып калганнар, ди.
Категория: Дөнья халыклары якиятляре |
Просмотров: 1 |
Добавил: ilbyak-school
| Рейтинг: 0.0/0 |
- Оценить -
Отлично
Хорошо
Неплохо
Плохо
Ужасно
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[
Регистрация |
Вход ]