Четверг, 12.12.2024, 06:36:17   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Сказки народов мира [30]
Разное [4]
Юмор [13]
Стихи / Шигырьләр [18]
Рассказы / Хикәяләр [46]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Халык афоризмнары [33]
Дөнья халыклары якиятляре [241]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6527
Посетители
Онлайн всего: 7
Гостей: 7
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2024 » Декабрь » 9 » ӨЧ СОРАУГА — ӨЧ ҖАВАП (Уйгур халык әкияте)
ӨЧ СОРАУГА — ӨЧ ҖАВАП (Уйгур халык әкияте)
16:26:15
Шулай берчак падишаһ гозер белән килүчеләрне кабул иткәндә, почмакта берни сорамыйча тып-тын утырган кешене күргән. Падишаһ, аңа карап, башын сыйпап куйган. Теге кеше башын игән һәм учы белән авызын каплаган. Падишаһ аннары битен сыйпаган. Теге кеше бугазын тоткан. Падишаһ учын корсагына куйган, теге кеше аягына күрсәткән.

— Мин бу кешегә бер янчык алтын бирәм! — дигән шулчак падишаһ.

Вәзир алтынны китергәч, теге кеше сүзсез генә чыгып киткән.

— Ни өчен ул сәләмә хәерчегә бер янчык алтын бирдең? — дип сораганнар падишаһтан.

— Акылы өчен... Мин аңа өч сорау бирдем һәм өчесенә дә акыллы җавап алдым.

— Ә без сорауны да, җавапны да ишетмәдек,— дигән вәзирләр.

— Күзе булган — күрер, акылы булган — аңлар,— дип елмайган падишаһ. Мин башымны сыйпадым, димәк: «Кешенең башын иң нык катырган нәрсә ни була?» — дип сорадым. Ә ул: «Уйламый әйтелгән сүз»,— диде. Аннары мин: «Кемнең йөзе һәрчак якты?» — дип сорадым. «Тамак колы булмаган кешенеке»,— дип җавап бирде ул. «Адәм баласы ашамыйча тора аламы?» — дидем мин аңа. «Кеше ашар өчен яшәргә тиеш түгел, ә яшәү өчен ашарга тиеш. Адәм баласына аяк бәхет эзләү өчен бирелгән»,— диде ул.
Категория: Дөнья халыклары якиятляре | Просмотров: 1 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Декабрь 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz