Четверг, 19.06.2025, 23:29:27   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Русские народные сказки [323]
Сказки русских писателей [205]
Татар халык әкиятләре [54]
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [40]
Татарские народные бытовые сказки [148]
Сказки народов мира [1070]
Литературные сказки зарубежных писателей [343]
Дөнья халыклары әкиятляре [241]
Разное [3]
Юмор [14]
Шигырьләр [21]
Стихи [8]
Хикәяләр [64]
Рассказы [12]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Татарские народные загадки [36]
Халык афоризмнары [33]
Татар халык мәзәкләре [19]
Татар халык дастаннары [32]
Татар халкының бәетләре һәм мөнәҗәтләре [10]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6531
Посетители
Онлайн всего: 3
Гостей: 3
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2024 » Декабрь » 09 » КӘКРЕ КАЕН ТЕРӘТКӘН (Татар халык әкияте)
КӘКРЕ КАЕН ТЕРӘТКӘН (Татар халык әкияте)
13:30:48
Борын заманда бер Алдар исемле кеше булган, ди. Ул теләсә кемне алдалый ала икән. Үзен бик акыллыга санап йөргән бер бай кеше:

— Мин шул Алдарга очрасам, һич тә алдатмас идем,— дип күкрәк суга икән.

Бервакыт бай юл буйлап барганда күрә: әлеге Алдар бер кәкре каенны терәтеп тора, имеш. Бай аның янына барган да:

— Йә, дус, сине алдарга бик оста дип әйтәләр, мине дә алдый алырсыңмы икән, алдап кара әле,— дигән.

Алдар әйткән:

— Нигә сине алдый алмам икән? Бик тиз алдар идем дә, янымда алдар капчыгым юк бит, өйдә калды,— дигән.

Бай, аны-моны уйламыйча, Алдарга әйткән:

— Бар, алайса, капчыгыңны алып кил, мин монда көтеп торырмын,— дигән.

Алдар аңа:

— Өйгә бик кайтыр идем дә, менә бу каен аварга тора, китәргә ярамый бит,— дигән.

Бу кеше, бик үрсәләнеп:

— Барсана, зинһар, капчыгыңны китерсәнә, син килгәнче, каенны үзем терәтеп торырмын,— дип, кәкре каенны терәтеп калган.

Алдар шул китүдән килмәгән, ди, ә теге бай әле дә булса кәкре каенны терәп тора, ди.
Категория: Дөнья халыклары әкиятляре | Просмотров: 30 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Декабрь 2024  »
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Copyright © 2006—2025 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz