Четверг, 12.12.2024, 06:35:38   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Сказки народов мира [30]
Разное [4]
Юмор [13]
Стихи / Шигырьләр [18]
Рассказы / Хикәяләр [46]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Халык афоризмнары [33]
Дөнья халыклары якиятляре [241]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6527
Посетители
Онлайн всего: 7
Гостей: 7
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2024 » Декабрь » 9 » ГАДЕЛ КУЯН (Тува халык әкияте)
ГАДЕЛ КУЯН (Тува халык әкияте)
16:10:42
Бик борын заманда Meгe-Сарыч атлы карт яшәгән. Аның бала-чагасы, мал-туары да булмаган. Шуңа күрә авылдан авылга йөреп тамак туйдырырга туры килгән аңа.

Бервакыт карт ике юл чатында зур күн капчык тапкан. Ул моңа бик тә куанган һәм тизрәк капчыкның авызын чишеп җибәргән. Аннан, тешләрен ыржайтып, ач Бүре килеп чыккан.

— Әһә, эләктеңме?! Мин хәзер сине кабып йотам,— дигән аңа Бүре.

— Соң мин сине коткардым лабаса. Ә син мине ашамакчы буласың. Бу — гадел эш түгел. Безне хөкем итсеннәр,— дигән Meгe-Сарыч.

Менә карт белән Бүре урманга кергәннәр. Бүре тәмам ачыккан, картны хәзер кабып йотарга тора, ди. Ерак та түгел, Куян күренгән.

— Әй, Куян! Тукта әле. Качма! Бәхәсебезне чиш! — дип кычкырган аңа Meгe-Сарыч.

— Бәхәсегез ни турында? — дип сораган Куян.

Карт аңа барысын да сөйләп биргән.

— Эшне ныклап тикшерү өчен, Бүрене ничек коткаруыңны үз күзләрем белән күрергә кирәк миңа,— дигән Куян.

Болар өчәүләп юл чатына килгәннәр.

— Капчык кай төштә ята иде, күрсәт әле, картлач,— дигән Куян.

Карт капчык яткан урынны күрсәткән.

— Хәзер капчыкны урынына куй,— дигән Куян.

Карт барысын да Куян әйткәнчә эшләгән.

— Ә син, Бүре, капчыкта ничек ятканыңны күрсәт,— дигән Куян.

Бүре капчык эченә кереп яткан.

— Капчык авызы бәйләнгән идеме?

Карт капчык авызын бәйләп куйган.

— Менә эш тә бетте,— дигән Куян.— Мин сезне гадел хөкем иттем. Син, картлач, үз юлыңда бул, ә Бүре капчыкта ятсын! Хушыгыз!
Категория: Дөнья халыклары якиятляре | Просмотров: 1 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Декабрь 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz