Среда, 18.06.2025, 19:14:47   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Русские народные сказки [323]
Сказки русских писателей [205]
Татар халык әкиятләре [54]
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [40]
Татарские народные бытовые сказки [148]
Сказки народов мира [1070]
Литературные сказки зарубежных писателей [343]
Дөнья халыклары әкиятляре [241]
Разное [3]
Юмор [14]
Шигырьләр [21]
Стихи [8]
Хикәяләр [64]
Рассказы [12]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Татарские народные загадки [36]
Халык афоризмнары [33]
Татар халык мәзәкләре [19]
Татар халык дастаннары [32]
Татар халкының бәетләре һәм мөнәҗәтләре [6]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6531
Посетители
Онлайн всего: 4
Гостей: 4
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2024 » Декабрь » 09 » КАРТ ҺӘМ СУ АНАСЫ (Нугай халык әкияте)
КАРТ ҺӘМ СУ АНАСЫ (Нугай халык әкияте)
11:17:45
Бер карт урманга утынга киткән. Елга аркылы салынган басмага керүгә, аның балтасы суга төшеп киткән. Карт елап җибәргән.

Шулчак елгада Су анасы күренгән:

— Ник елыйсың? — дип сораган ул.

— Бердәнбер балтамны суга төшердем,— дигән карт.

Су анасы елга төбеннән алтын балта алган да картка сузган:

— Синең балтамы?

— Юк,— дигән карт.

Су анасы аңа көмеш балта күрсәткән.

— Юк инде,— дигән карт.

Су анасы картка ran-гади өченче балтаны сузган:

— Синекеме?

— Бусы — минеке! — дип шатланган карт.

Намуслы булганы өчен, Су анасы картка өч балта биргән: берсе алтын, берсе көмеш, берсе ran-гади, ди.

Карт утын кискән дә балталарын алып кайтып киткән.

— Боларны кайдан алдың? — дип сораган аннан бай күршесе.

Карт аңа һәммәсен сөйләп биргән.

Бай аны тыңлап бетергән дә, балтасын күтәреп, елгага йөгергән. Балтасын суга ыргытып, үзе ярга утырган да еларга керешкән.

Су анасы, елгадан чыгып:

— Ник елыйсың? — дигән.

— Балтамны суга төшердем.

Су анасы, иелеп, елга төбеннән алтын балта алган.

— Бу синең балтамы?

— Әйе, әйе, минеке! — дигән бай.

— Алдашканың өчен сиңа алтыны да, гадие дә булмас! — дигән дә Су анасы су төбенә төшеп югалган.
Категория: Дөнья халыклары әкиятляре | Просмотров: 32 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Декабрь 2024  »
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Copyright © 2006—2025 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz