Четверг, 19.06.2025, 13:30:53   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Русские народные сказки [323]
Сказки русских писателей [205]
Татар халык әкиятләре [54]
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [40]
Татарские народные бытовые сказки [148]
Сказки народов мира [1070]
Литературные сказки зарубежных писателей [343]
Дөнья халыклары әкиятляре [241]
Разное [3]
Юмор [14]
Шигырьләр [21]
Стихи [8]
Хикәяләр [64]
Рассказы [12]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Татарские народные загадки [36]
Халык афоризмнары [33]
Татар халык мәзәкләре [19]
Татар халык дастаннары [32]
Татар халкының бәетләре һәм мөнәҗәтләре [8]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6531
Посетители
Онлайн всего: 3
Гостей: 3
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2024 » Декабрь » 09 » ЯШЕН СУКТЫ (Монгол халык әкияте)
ЯШЕН СУКТЫ (Монгол халык әкияте)
11:04:21
Бер бай нойонның бик күндәм хезмәтчесе булган. Явыз нойон иртән дә, кичен дә кыйный икән моны. Шулай бервакыт икәүләп юлга чыкканнар болар. Нойон үзе яхшы атка атланган, ә хезмәтчесе ябык алашада арттан сөйрәлә, ди.

Бара торгач, күк йөзен кара-кучкыл болытлар каплаган. Ә нойон бик куркак икән. Күк күкрәвен ишеткәч, моның бөтенләй коты очкан.

— Арттан калма! Минем яннан бар! — дип кычкырган ул хезмәтчесенә.

— Атның хәле юк, көчкә-көчкә генә атлый,— дигән хезмәтче.

— Мал да карый белмисең! — дип, камчы белән аңа берне китереп сыздырган нойон.

Шулчак күктә яшен ялтыраган, һәм нойон куркудан күзләрен чытырдатып йомган. Моны күреп торган хезмәтче кулындагы таягы белән хуҗасының сыртына китереп сылаган. Ә нойон, яшен сукты дип уйлап, атның ялын кочаклаган. Күк күкрәгән саен, хезмәтчесе сыртына берне сылый торгач, ниһаять, нойон, һуштан язып, аттан егылып төшкән.

Хезмәтче шунда ук хуҗасы янына сузылып яткан.

Бераздан нойон, һушына килеп, авыртудан ыңгыраша-ыңгыраша, тәнен капшарга тотынган. Күрә бу: янәшәдә хезмәтчесе өнсез-аңсыз ята. Нойон төрткәли башлагач, ул әкрен генә күзләрен ачкан.

— Яңгыр ява башлауга ук, яшен сукты мине. Ничек исән калдым икән? — дип сыкранган хезмәтче.

Моны ишеткәч, нойон мактанырга тотынган.

— Гомеремдә бу кадәр куркак хезмәтче күргәнем юк иде. Яшен мине җитмеш җиде тапкыр сукты, бер керфегем дә селкенмәде. Ә син бер сугудан аттан егылып төшкәнсең,— дип көлгән ул.

Хезмәтче, әле күккә, әле кулындагы таякка карап, хәйләкәр елмайган, ди.
Категория: Дөнья халыклары әкиятляре | Просмотров: 24 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Декабрь 2024  »
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Copyright © 2006—2025 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz