Кайчандыр Дөрес белән Ялган, Ут белән Су гел бергә яшәгәннәр, ди. Көннәрдән бер көнне болар, аудан алып кайткан табышларын тигезләп бүләргә тотынганнар. Әмма Ялганның ничек тә үзенә күбрәк өлеш чыгарасы килә икән. Ул Су янына килгән дә:
— Ут булмаса, аның өлеше безгә калыр, Утны сүндер,— дигән.
Су, Ялганга ышанып, Ут өстенә ташланган. Ут сүнгәч, Ялган Дөрескә болай дип сүз каткан:
— Дустыбыз Утны Су юкка чыгарды. Ә без шуның белән табышны бүлешергә тиешме? Әйдә, бөтен җәнлек-җанварларны тауга куып алып менәбез дә икебезгә генә бүләбез.
Дөрес белән Ялган көтүне тауга куып менгергәннәр. Су алар артыннан йөгермәкче булган, әмма, югарыга ага алмыйча, туктап калган. Бераз баргач, Ялган белән Дөрес юл читенә ял итәргә туктаганнар.
— И ахмагым, беркатлым, мин бит синең хуҗаң, ә син минем хезмәтчем генә! Шуңа күрә бу җәнлек-җанварларның барысы да минеке,— дип әйтеп салган шулчак Ялган.
— Юк! — дигән аңа Дөрес. Монда мин хуҗа! Мин синнән көчлерәк!
Шулай сүз алыша торгач, кызып китеп, болар ж,ан-фәрман бил алыша, көрәшә башлаганнар. Әмма күпме генә көрәшсәләр дә, берсе дә җиңә алмаган. Хәлдән тайгач, Дөрес һәм Ялган, әлеге бәхәскә чик куюны сорап, Җилгә мөрәҗәгать иткәннәр. Җил боларны тыңлап тор¬ган-торган да болай дигән:
— Бу бәхәснең очы-кырые булмас. Дөрес һәрчак Ялганга каршы чыгачак. Билгеле, Дөрес җиңәчәк. Әмма Ялган беркайчан да үзенең җиңелүен танымаячак. Җай табылган саен, ул тагын көрәшергә тотыначак. Дөрескә тагын аның белән бил алышырга туры киләчәк. Бу көрәш мәңге шулай дәвам итәчәк. Чөнки, әгәр дә Дөрес көрәшүдән туктаса, Ялган җиңеп чыгачак. |