Среда, 18.06.2025, 17:11:29   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Русские народные сказки [319]
Сказки русских писателей [205]
Татар халык әкиятләре [54]
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [40]
Татарские народные бытовые сказки [148]
Сказки народов мира [1070]
Литературные сказки зарубежных писателей [343]
Дөнья халыклары әкиятляре [241]
Разное [3]
Юмор [14]
Шигырьләр [21]
Стихи [8]
Хикәяләр [64]
Рассказы [12]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Татарские народные загадки [36]
Халык афоризмнары [33]
Татар халык мәзәкләре [19]
Татар халык дастаннары [32]
Татар халкының бәетләре һәм мөнәҗәтләре [6]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6531
Посетители
Онлайн всего: 3
Гостей: 2
Пользователей: 1
 Дневник
Главная » 2024 » Декабрь » 09 » БҮРЕ БЕЛӘН САРЫК (Поляк халык әкияте)
БҮРЕ БЕЛӘН САРЫК (Поляк халык әкияте)
11:21:32
Кайчандыр Бүре җәнлек-җанварлар арасында иң көчлесе булган, ди. Шуңа да ул урмандагы бөтен җан иясен кырып бетерә язган. Куркуга калган җанварлар, бу хәлгә түзә алмыйча, Ходай Тәгаләгә ялвара башлаганнар. Ходай Бүренең билен сыгылмаслык итеп катырып куйган. Ләкин комсыз Бүре барыбер җаен таба икән.

Аптыраган урман җанварлары, Арыслан җитәкчелегендә җыен җыеп, Бүрегә хөкем карары чыгарырга булганнар. Аюлар, төлкеләр генә түгел, хәтта тавыклар, казлар, үрдәкләр дә, бер-бер артлы сүз алып, Бүредән күргән бәла-казалары хакында сөйләгәннәр.

— Һәммәгез дә Бүрене үлем җәзасына хөкем итәргә разыймы? — дип оран салган Арыслан.— Кемнәр каршы?

— Ми-ин,— дип аваз салган шулчак бер Сарык.— Бик рәхимсез карар бу...

Ә урманда үлем карары бары тик һәммә җанвар бертавыштан хуплаганда гына кабул ителә икән. Нишләсеннәр, җәзаны йомшартып, Бүрене урманнан куып җибәрергә генә булганнар.
Башын аска иеп, урман юлы буйлап бара икән Бүре. Тавыш ишетеп борылып караса, моның артыннан Сарык ияреп килә, ди. Бүре үзен яклаган өчен Сарыкка рәхмәт әйткән, һәм болар бергәләп юлларын дәвам иткәннәр. Бара икән болар, бара икән, бара торгач, тамаклары ача башлаган. Сарык, юл читендәге үләннәрне чемченеп, тамак ялгаган. Аннан күреп, Бүре дә үлән ашамакчы булган икән, әмма ит ашарга өйрәнгән тамагыннан үлән үтмәгән. Бүре түзеп-түзеп барган да кинәт кенә Сарыкка ташланган.

— Мин бит сине үлемнән коткарып калдым! — дип кычкырган Сарык.— Нишләп мине ашамакчы буласың?

— Сарык булганың өчен! — дигән Бүре һәм күз ачып йомганчы аны ботарлап ташлаган, ди.
Категория: Дөнья халыклары әкиятляре | Просмотров: 25 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Декабрь 2024  »
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Copyright © 2006—2025 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz