Четверг, 12.12.2024, 06:40:36   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Сказки народов мира [30]
Разное [4]
Юмор [13]
Стихи / Шигырьләр [18]
Рассказы / Хикәяләр [46]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Халык афоризмнары [33]
Дөнья халыклары якиятляре [241]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6527
Посетители
Онлайн всего: 7
Гостей: 7
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2024 » Декабрь » 9 » СӘҮДӘГӘРНЕҢ САҢГЫРАУ ДУСТЫ (Һинд халык әкияте)
СӘҮДӘГӘРНЕҢ САҢГЫРАУ ДУСТЫ (Һинд халык әкияте)
18:39:06
Бер сәүдәгәрнең саңгырау дусты булган. Сәүдәгәр авырып киткәч, саңгырау дусты моның хәлен белергә уйлаган. Үзе бара, үзе эченнән генә болай уйлый икән бу:

— Барып керүгә, иң элек хәлен белешәм: « Саулыгың ничек, сәхиб? » — дип сорыйм. Билгеле инде, ул: «Сырхавым бетеп бара»,— дияр. Аннары мин: «Аллага шөкер! Тамагыңа ни кабасың?» — дип сорармын. Ул: «Кыздырган борчак»,— дияр. Ә мин: «Чәйнәп аша, сихәте ныграк тияр»,— диярмен. Аннары: «Сине кайсы табиб дәвалый?» — дип сорармын. Ул: «Теге... Мирза атлы иң мәшһүр табиб»,— дияр. Ә мин: «Аллаһы Тәгалә аңа куәт бирсен!» — дип әйтермен.

Менә саңгырау авыру дусты янына килеп җиткән. Керә-керешкә исәнләшеп, хәл-әхвәл сораша башлаган:

— Хәлең ничек, дустым, тереләсеңме?

— Кая ул терелү! — дип ыңгырашкан авыру сәүдәгәр.— Чыкмаган җаным гына калды.

— Аллага шөкер! — дип авызын ерган саңгырау. Бу сүзләрне ишеткәч, авыруның хәле тагын да мөшкелләнгән. Ә саңгырау һаман сораша икән: — Тамагыңа ни кабасың соң?

— Кая ул ашау! — дип көчкә-көчкә аваз салган авыру.— Төкерек йотарлык та хәлем юк.

— Чәйнәп аша, сихәте ныграк тияр,— дигән саңгырау.

Авыру сәүдәгәр ачуыннан нишләргә белми икән. Шулчак саңгырау аңа соңгы соравын биргән:

— Дустым, сине кайсы табиб дәвалый соң?

Җен ачулары чыккан авыру бөтен көчен җыеп кычкырып җибәргән:

— Газраил! Әҗәл патшасы дәвалый мине!

— Аллаһы Тәгалә аңа куәт бирсен! — дигән саңгырау һәм, дустына изге теләкләр тели-тели, өенә кайтып киткән.
Категория: Дөнья халыклары якиятляре | Просмотров: 2 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Декабрь 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz