Посетители |
Онлайн всего: 2 Гостей: 2 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2024 » Декабрь » 9 » СЫЕР КЕМНЕКЕ? (Чех халык әкияте)
СЫЕР КЕМНЕКЕ? (Чех халык әкияте) | 18:55:09 |
Борын-борын заманда яшәгән, ди, абыйлы-энеле ике авыл агае.
Олысы бай, кечесе ярлы булган боларның. Абыйсының бер баласы да юк, ә энесенең өе тулы бала-чага икән. Олы туганы дүрт сыер асраган, кечесенең бер малы да булмаган. «Балалары бигрәк кызганыч, бер сыерыбызны аларга бирик»,— дигән абыйсының хатыны. «Мин үзем дә шулайрак уйлап тора идем»,— дип хуплаган аны ире.
Сыерлы булгач, энесенең балалары көн саен сөт эчә башлаганнар. Яз җитүгә, бу сөтлебикә нәкъ үзе төсле бер бозау алып кайткан. Ел саен шулай берәр бозау китерә торгач, өч елдан аларның абзарында дүрт сыер пәйда булган. Абыйсының хатыны инде болардан көнләшә башлаган. «Энекәшеңнең абзары тулы сыер, бар, үзебезнең сыерны кире алып кайт!» —дигән ул иренә.
Абый кеше, нишләсен, сыерын алырга дип чыгып киткән. «Бүләкне кире алу — гөнаһ»,— дип каршы килгән аңа энесе. Бәхәсләшкәннәр, бә-хәсләшкәннәр дә, аптырагач, гадел хөкем эзләп, казыйга киткәннәр болар.
Казый аларны игътибар белән тыңлаган да болай дигән: « Мин сезгә хәзер өч сорау бирәм. Кайсыгыз дөрес җавап таба, сыер шуныкы».
Агайларның ризалыгын алгач, ул башта абый кешегә сүз каткан: «Дөньяда баллының да иң баллысы нәрсә?» «Бал!» — дип җавап биргән абый кеше. «Дөрес түгел! — дигән аңа казый.— Ә иң җитезнең дә җитезе нәрсә?» «Җил!» «Дөрес түгел,— дигән казый.— Дөньяда симезнең дә иң симезе нәрсә?» «Дуңгыз!» «Монысын да белмәдең»,— дигән аңа казый.
Аннары шул ук сорауларны моның энесенә кабатлаган казый. «Иң баллы нәрсә?» — дигәч, «Йокы»,— дип җавап биргән кече туган. «Иң җитез нәрсә?» — «Хыял!» «Ә иң симезе нәрсә?»
— «Җир! Чөнки ул безнең барыбызны да туендыра!»
Шуннан казый энесе файдасына хөкем чыгарган, ди. |
Категория: Дөнья халыклары якиятляре |
Просмотров: 2 |
Добавил: ilbyak-school
| Рейтинг: 0.0/0 |
|
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|
|
|