Четверг, 12.12.2024, 06:40:07   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Сказки народов мира [30]
Разное [4]
Юмор [13]
Стихи / Шигырьләр [18]
Рассказы / Хикәяләр [46]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Халык афоризмнары [33]
Дөнья халыклары якиятляре [241]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6527
Посетители
Онлайн всего: 7
Гостей: 7
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2024 » Декабрь » 9 » БАШНЫ АЯК КОТКАРДЫ (Поляк халык әкияте)
БАШНЫ АЯК КОТКАРДЫ (Поляк халык әкияте)
11:23:20
Шулай берзаман чегәнне үлемгә хөкем иткәннәр. Моны дар агачы янына алып килгәннәр. Җәллад баудан элмәк ясагач, чегән ялварырга тотынган. «Зинһар өчен, үлем алдыннан соңгы мәртәбә туйганчы биергә рөхсәт итегез!» — дигән ул.

Казый рөхсәт биргәч, чегәннең кулларын чишкәннәр. Чегән очына- очына биеп киткән. Үзе бии, үзе такмаклап җырлый икән бу. Җыелган халык көлешә башлаган, чегән очынып биегән саен, түгәрәк зурая барган. Ул шулай канатланып биегән-биегән дә, түгәрәк эченнән сикереп чыгып, кинәт кенә юк та булган. Артыннан күпме генә кусалар да, тота алмаганнар моны.

Караңгы төшкәндә, чегән бер авылга барып җиткән һәм иң читтәге йортка кунарга кергән. Өй хуҗасы моңа урын-җир җәйгән, баш астына мендәр биргән. Күрә бу: чегән мендәрне баш очына түгел, ә аяклары астына сала икән. «Нишләп мендәрне алай саласың?» — дип сораган аннан хуҗа. «Шушы аякларым булмаса, башкаем исән калмас иде. Газиз башымны аякларым коткарды. Шуңа күрә иң зур хөрмәт аларга тиеш»,— дигән чегән һәм аякларын йомшак мендәргә салып йокыга талган, ди.

Категория: Дөнья халыклары якиятляре | Просмотров: 5 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Декабрь 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz