Четверг, 12.12.2024, 06:26:56   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Сказки народов мира [30]
Разное [4]
Юмор [13]
Стихи / Шигырьләр [18]
Рассказы / Хикәяләр [46]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Халык афоризмнары [33]
Дөнья халыклары якиятляре [241]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6527
Посетители
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2024 » Декабрь » 9 » ДУСЛЫК КИРӘК (Һинд халык әкияте)
ДУСЛЫК КИРӘК (Һинд халык әкияте)
18:35:00
Кош аулаучы урман аланына ятьмә корып куйган. Очып төшкән һәр кош аягы белән шул ятьмәгә урала, ди. Урман аланы тиздән кошларның өзгәләнеп кычкырган авазы белән тулган.
«Бер кисәк иткә алданып, тозакка эләктек»,— дип каркылдашкан каргалар. «Каркылдап утырудан файда юк, ятьмәдән ничек котылу ягын уйларга кирәк»,— дигән сыерчыклар. Озак бәхәсләшкәннәр болар. «Әйдәгез, бөтенебез дә берьюлы канатларны җилпибез һәм ятьмә белән бергә очып китәбез»,— дигән шулчак бер читтә моңаеп утырган карт Күгәрчен.

Бөтен кошлар дәррәү канат кага башлауга, ятьмә җирдән аерылган. Кош аулаучы, ятьмәсенең очып баруын күргәч, үз күзләренә үзе ышанмыйча, кошлар артыннан йөгерә башлаган. Үзе йөгерә, үзе болай дип уйлый икән бу: «Ятьмәдә әллә ничә төрле кош бар. Иректә чакта гына бер-берсе белән дус алар. Ятьмәгә эләккәч, араларында сүз чыкмый калмас. Талаша башласалар, ерак китә алмаслар...»

Чынлап та, бераз ара очуга, беренче булып каргалар телгә килгән: «Безнең сыман тырышучы юк монда. Каргалар булмаса, ятьмә күптән җиргә егылып төшәр иде...» Каргалардан күреп, күгәрченнәр гөрләшә башлаган: «Сез үзегезне башкалардан өстен саныйсыз. Безнең кай төшебез сездән ким?» Күгәрченнәрне уздырып, сыерчыклар чыркылдарга тотынган.

Сүз белән мавыгып, канатларын һаман саен әкренрәк җилпи икән кошлар. Чыр-чу килеп, төрле якка тарткалашкан кошлар көтүен ятьмә авырлыгы җиргә таба өстерәгән. Ятьмә җиргә төшеп җитүгә, кош аулаучы йөгереп килгән дә кошларны, берәм-берәм алып, читлеккә ябып куйган.

Дуслык һәммә җан иясенә дә кирәк. Ә ятьмәгә эләккән тоткын кош¬ларга бигрәк тә кирәк ул дуслык.
Категория: Дөнья халыклары якиятляре | Просмотров: 1 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Декабрь 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz