Четверг, 12.12.2024, 06:45:08   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Сказки народов мира [30]
Разное [4]
Юмор [13]
Стихи / Шигырьләр [18]
Рассказы / Хикәяләр [46]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Халык афоризмнары [33]
Дөнья халыклары якиятляре [241]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6527
Посетители
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2024 » Декабрь » 9 » СОҢГЫ БӨРТЕК (Удмурт халык әкияте)
СОҢГЫ БӨРТЕК (Удмурт халык әкияте)
16:15:19
Борын-борын заманда яшәгән, ди, Тычкан белән Чыпчык, һәрчак бер-берсе белән киңәш-табыш итешеп, соңгы ризыкларына кадәр бүлешеп, бик тату гомер кичергәннәр алар.

Шулай көннәрдән бер көнне Тычкан белән Чыпчык юлда өч арыш бөртеге тапканнар. Уйлаганнар-уйлаганнар да бу бөртекләрне язын басуга чәчәргә булганнар. Башта Тычкан җир сөргән, аннары Чыпчык аны тырмалаган. Көзен басуда арыш каерылып уңган. Тычкан үткер тешләре белән арышны урып алган, ә Чыпчык канатлары белән суккан. Арыш җыелып, сугылып беткәч, көшел янына утырып, уңышны бүләргә тотынганнар. Бер бөртекне Тычканга, икенчесен Чыпчыкка, өченчесен Тычканга, дүртенчесен Чыпчыкка бүлә торгач, көшелдә бер бөртек артып калган.

— Бу бөртек минеке! Җир сөргәндә мин тәпиләремне сыдырып бетердем,— дип сүз башлаган Тычкан.

Чыпчыкның моңа ачуы чыккан.

— Ә җир тырмалаганда минем канатларым канады. Бу бөртек миңа тиеш! — дип чыркылдаган ул.

Шулай күпме бәхәсләшкәннәрдер, белмим, берзаман ачуы чыккан Чыпчык теге соңгы бөртекне томшыгы белән эләктергән дә очып киткән. «Бу бөртек барыбер минеке булачак. Хәзер Тычкан артымнан куып җитеп карасын инде!» — дип уйлаган ул.

Ә Тычкан Чыпчыкны куып тотарга уйламаган да. «Юкка тавыш чыгардык бугай»,— дип бераз моңсуланып торган да үз көшелен оясына ташый башлаган. Көтеп-көтеп тә Чыпчык кире кайтмагач, Тычкан Чыпчыкның өлешен дә амбарга кертеп куйган.

Кыш буе Тычканның тамагы тук, күңеле көр булган. Ә бер бөртек арыш урлаган Чыпчык, чырык-чырык килеп, әле һаман да ачлы-туклы гомер кичерә, ди.
Категория: Дөнья халыклары якиятляре | Просмотров: 1 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Декабрь 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz