Четверг, 12.12.2024, 06:31:21   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Сказки народов мира [30]
Разное [4]
Юмор [13]
Стихи / Шигырьләр [18]
Рассказы / Хикәяләр [46]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Халык афоризмнары [33]
Дөнья халыклары якиятляре [241]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6527
Посетители
Онлайн всего: 3
Гостей: 3
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2024 » Декабрь » 9 » ТӨЛКЕ БЕЛӘН ӘТӘЧ (Фарсы халык әкияте)
ТӨЛКЕ БЕЛӘН ӘТӘЧ (Фарсы халык әкияте)
16:40:11
Чындырмы-юктырмы, белмим, яшәгән, ди, кайчандыр бер карт Әтәч. Ничәмә-ничә мәртәбә Төлке тырнагына эләгеп тә ниндидер могҗиза белән исән калган ул.

Шулай беркөнне, авыл читендә җим эзләп йөргәндә, моның каршысына тагын Төлке килеп чыккан. Йөгереп качып булмасын чамалагач, Әтәч канатларын җилпегән дә янәшәдәге тал ботагына менеп кунаклаган. Төлке шунда ук агач төбенә килеп чүгәләгән һәм аңа болай дип сүз каткан:

— Әй, Әтәчкәй, мине күргәч, нигә агачка очып кундың? Курыктыңмы әллә?

— Йөгереп барып кочаклар дигән идеңме?

— Син бернәрсә дә белмисең бугай,— дип гаҗәпләнгән Төлке.— Падишаһыбыз өр-яңа фәрман чыгарды бит. Ошбу көннән башлап безнең дәүләтебездә бер җан иясе дә үзеннән көчсезләрне, зәгыйфьләрне, кечеләрне кыерсытмаска тиеш. Моннан ары бүреләр белән сарыклар чишмәдән бергәләп су эчәрләр, лачыннар белән күгәрченнәр бер ояда яшәрләр! Әйдә, курыкмыйча җиргә төш тә, икәү бергә кочаклашып урам әйләнербез, кәеф-сафа корырбыз.

— Мондый зур шатлыкны башкалар белән дә бүлешергә кирәк, дустым. Бераз көтсәк, алар килеп тә җитәрләр... Әнә болайга таба чабалар да бугай инде. Озак көтәсе калмады,— дип, агач ботагыннан аваз салган Әтәч.

Шулчак Төлке, сагаеп кына:

— Нинди җан ияләре анда? Чынлап та болайга таба чабалармы? — дип сораган.

— Әллә бүреләр инде? Алай дисәң, колаклары да зуррак, койрыклары да озынрак кебек...

— Алайса, ау этләредер инде...

— Чынлап та, этләр бугай шул...

Бу сүзләрне ишеткәч, Төлке, алдына-артына карамыйча, урман ягына таба элдерткән.

— Кая чабасың? — дип кычкырган аңа Әтәч.

— Ау этләре белән дуслыгым юк минем,— дигән Төлке.

— Падишаһыбыз дус-тату яшәү турында фәрман чыгарган, дидең бит үзең...

— Бу этләр, далада чабып йөреп, бәлки, фәрманны ишетми калганнардыр. Аннан соң бик усал күренәләр. Бер дә эт авызына керәсем килеп тормый әле.

Төлке шулай дигән дә карурманга кереп югалган, ди, ә әтәч аның артыннан елмаеп карап калган.
Категория: Дөнья халыклары якиятляре | Просмотров: 2 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Декабрь 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz