Четверг, 19.06.2025, 09:11:10   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Русские народные сказки [323]
Сказки русских писателей [205]
Татар халык әкиятләре [54]
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [40]
Татарские народные бытовые сказки [148]
Сказки народов мира [1070]
Литературные сказки зарубежных писателей [343]
Дөнья халыклары әкиятляре [241]
Разное [3]
Юмор [14]
Шигырьләр [21]
Стихи [8]
Хикәяләр [64]
Рассказы [12]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Татарские народные загадки [36]
Халык афоризмнары [33]
Татар халык мәзәкләре [19]
Татар халык дастаннары [32]
Татар халкының бәетләре һәм мөнәҗәтләре [7]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6531
Посетители
Онлайн всего: 4
Гостей: 4
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2024 » Декабрь » 09 » АЙ БЕЛӘН КОЯШ (Татар халык әкияте)
АЙ БЕЛӘН КОЯШ (Татар халык әкияте)
13:25:28
Ай белән Кояш элек гел бер урында гына тормакчы булганнар.

Шуңа күрә әлеге хәбәрне әйтер өчен, бөтен кошларны җыеп, җыелыш ясаганнар. Кошлар, боларның бер урында торуларына риза булып, кәгазьгә кул куйганнар.

Арада бары бер генә кош кул куймыйча калган, ди. Ул Ярканат булган. Бүтән кошлар Ярканаттан сораганнар:

— Бөтен кошлар кул куйганда, нигә син генә кул куймадың? — дигәннәр.

— Кулны мин шул сәбәпле куймадым,— дигән Ярканат,— Кояш белән Ай бер җирдә генә торсалар, җил бер генә яктан исәр, һәм агачлар кәкре булып үсәрләр, игеннәр дә Кояш төшкән җирдә генә үсәр, Кояш төшмәгән җирдә үсмәс.

Шуннан соң бүтән кошлар:

— Дөрес әйтә шул. Кояш төшмәгән җирдә иген үсми инде ул,— дигәннәр.

Әнә шуннан соң Ай белән Кояшның икесенә дә «бер җирдә тормаска, әйләнеп йөрергә» дип карар чыгарганнар, ди. Моңа җавап итеп Кояш Ярканатка:

— Мин сине үземнең яктылыгымда йөртмәм,— дигән.

Менә шуңа да Ярканат көн яктысында чыгып йөри алмый башлаган.

Ай гына Ярканатка сүз әйтмәгән, шуңа күрә ул төннәрен бик рәхәтләнеп оча, ди.

Ай белән Кояшның болай әйләнеп йөрүен бөтен кош-кортлар, бөтен халыклар бик дөрес дип кабул иткәннәр, имеш. Шуннан соң игеннәр дә яхшы була башлаган, ди.
Категория: Дөнья халыклары әкиятляре | Просмотров: 36 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Декабрь 2024  »
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Copyright © 2006—2025 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz