Элекке заманда бер ярлы гына кеше урманга утын кисәргә барган, ди. Юлда барганда бер үлгән төлке тапкан, ди. Бу табышка сөенеп, утынын да кисмичә, шул төлкене икмәк капчыгына салып, тиз генә өенә кайтып киткән, ди. Өенә кайтса, хатыны мичкә яккан икән. Бу агай, карап та тормыйча, башыннан бүреген салган да шунда ук утка атып бәргән, ди.
Хатыны, бик аптырап:
— Сиңа ни булды? Бүрегеңне утка яктың бит! — дигән.
— Кычкырма, хатын, төлке тотып кайттым әле, яңа бүрек тегеп киям, мондый искене утка якмый нишләтим! — дигән, ди. «Менә мин сиңа төлке күрсәтим»,— дип капчыгын алып караса, капчыкның төбе тишелгән, төлке дә юк, икмәк тә юк! Ул арада иске бүрек тә янып, көл булган, ди.
Ул төлке юри икмәк урлар өчен үлгәнгә салышып яткан икән. Хәйлә белән капчыкны тишкән, үзе дә сикереп төшкән, икмәкне дә алып калган.
Шундый сабак алгач, бу агай гомере буена кешеләргә үгет-нәсыйхәт бирә, ди. «Яңа бүрек булды, дип, искесен утка якмыйлар, яңа булды дип, искене хур итмиләр!» — ди икән. |