Посетители |
Онлайн всего: 4 Гостей: 4 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2024 » Декабрь » 9 » КУРКАК ТЫЧКАН (Мордва халык әкияте)
КУРКАК ТЫЧКАН (Мордва халык әкияте) | 11:06:20 |
Яшәгән, ди, басу түрендә бер соры Тычкан. Тычканның бик тә, бик тә шул урманга барып, җиләк ашыйсы, күләгәдә хозурланып ятасы килгән.
Шулай беркөнне Тычкан, бөтен кыюлыгын җыеп, урманга таба юл тоткан. Агачлар арасына килеп керүгә, моның башына шап итеп нарат күркәсе килеп төшкән. Куркудан коты чыккан Тычкан чабып киткән. Чаба торгач, моның каршысына Күсе очраган.
— Кая болай ашыгасың, сеңелкәш? — дип сүз каткан аңа Күсе.
— Әллә син ишетмәдеңме: урман читендә күк убылып төшә башлады бит. Бер кисәге минем башка төште инде,— дигән аңа Тычкан.
— Алайса, бергә качыйк! — дип пышылдаган аңа Күсе.
Алар икәүләшеп ары чабып киткәннәр. Бераздан боларның каршы- ларына Куян очраган.
— Кая болай ашыгасыз, сеңелкәшләр? — дип сүз башлаган ул.
— Күк җиргә иңә башлады,— дип җавап биргәннәр аңа Тычкан белән Күсе.— Чак кына исән калдык...
— Әл-лә-лә! — дип калтыранган Куян.— Мин дә сезнең белән!
Шулай чаба торгач, каршыларына Бүре очраган.
— Ак-кара күрмичә кая чабасыз болай? — дип эндәшкән ул аларга.
— И-и, Бүре туганыбыз,— дип, берсен берсе уздырып сөйли башлаганнар Тычкан, Күсе һәм Куян.— Хәзер күк җиргә убылып төшәчәк тә бөтенебезне сытып бетерәчәк! Инде әнә тегендә бер чите кителеп төште...
— Алайса, мин дә сезнең белән! — дигән Бүре.
Уңга-сулга, алга-артка карамыйча, дүртәүләшеп чабып киткәннәр болар. Шулай чаба торгач, урман эчендәге тирән чокырга егылып төшкәннәр.
Әле хәзер дә шул чокыр төбендә дерелдәшеп утыралар икән мескеннәр. «Курыкканга куш күренә» дип юкка гына әйтмиләр шул халыкта. |
Категория: Дөнья халыклары якиятляре |
Просмотров: 3 |
Добавил: ilbyak-school
| Рейтинг: 0.0/0 |
|
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|
|
|