Туйганчы су эчтеләр дә, мине алып, һавага күтәрелделәр. Байтак кына очкач, бау өзелеп китте. Мин ниндидер саз уртасына килеп төштем. Батуын батмадым, тик чыга да алмыйм бит.
Сизәм: камышларны чыштырдатып, минем якка кемдер килә. Аю булып чыкты бу. Әтинең: «Аю күрсәң, селкенмичә ят, ул сиңа тимәс»,— дигәне бар иде. Ятам, тын да алмыйм. Аю мине иснәп-иснәп карады, аяк-кулларымны ялады да, яныма ятып, йоклап китте. Шунда мин сыңар күземне генә ачып карадым да, «шалт!» — моны койрыгыннан эләктереп алдым. Аюым сикереп торып чабып китмәсенме! Койрыгына ябышкан килеш мин дә саздан суырылып чыктым.