Четверг, 12.12.2024, 06:38:06   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Сказки народов мира [30]
Разное [4]
Юмор [13]
Стихи / Шигырьләр [18]
Рассказы / Хикәяләр [46]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Халык афоризмнары [33]
Дөнья халыклары якиятляре [241]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6527
Посетители
Онлайн всего: 7
Гостей: 7
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2024 » Декабрь » 9 » АЛДАКЧЫ (Һинд халык әкияте)
АЛДАКЧЫ (Һинд халык әкияте)
18:27:16
Борын-борын заманда бер ананың ялганчы улы булган. Анасы моңа көн дә:

— Улым, тукта инде шул ялганлавыңнан! Ялган сөйләү — бик зур гөнаһ бит ул,— ди икән.

Менә көннәрдән бер көнне улы анасына болай дигән:

— Әни җаным! Син миңа берәр тәмле нәрсә пешереп бир әле. Мин Ялганны туйганчы ашатам да урманда адаштырып калдырам.

Егетнең анасы кешегә бик тиз ышана торган беркатлы хатын икән. Улына ул тиз арада тәмле ашлар пешереп биргән. Егет, ризыкларның барысын алып, урманга киткән. Барып җиткәч, туйганчы ашаган бу. Кояш баеганда гына өенә кайткан һәм анасына сөйли икән:

— Әни җаным! Беләсеңме, минем белән ни булды? Мин Ялганны урманга илттем, туйганчы ашаттым да: «Инде хәзер мин сине ташлап китәм, Ялган!» — дидем. Өч тапкыр шулай дип әйттем үзенә... Шуннан, китә генә башлаган идем, Ялган Филгә әверелде дә минем өстемә килә башлады. Мин чигенәм, ул һаман минем өскә килә. Ахырда чабарга тотындым, ә теге минем арттан лап-лоп йөгерә. Нишләргә? Анда бәрелдем, монда сугылдым, шуннан зур гына бер агачны күреп алдым. Тиз генә үрмәләп менеп киттем мин бу агачка... Шунда бетте баш! Фил дә минем арттан үрмәли башламасынмы? Мин аңардан качам, яфрактан яфракка сикерәм, ә ул — ботактан ботакка! Мин, котылмакчы булып, ботактан ботакка ыргыйм. Ә ул — яфрактан яфракка! Котларым калмады. Карасам, җирдә бер чүлмәк тора. Сикердем шул чүлмәк эченә. Ә чүлмәкнең бер ягы тишек икән. Мин шуннан чыктым да сыздым. Фил дә минем арттан чүлмәк эченә сикерде. Үзе чыгуын чыкты, әмма койрыгы кысылып калды. Шулай итеп көчкә-көчкә генә котылдым аңардан.

Анасы улының тузга язмаган ялганнарын тыңлап торган-торган да:

— Их, улым! Син әүвәлгедән дә ныграк ялганлый башлагансың,— дигән.
Категория: Дөнья халыклары якиятляре | Просмотров: 2 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Декабрь 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz