Поп белән хезмәтче көннәрдән бер көнне урманга барырга булганнар. «Атакай, ашарга күбрәк алыйк. Юл ерак, адаша-нитә калсак, ачтан үләрбез»,— дигән хезмәтче. «Борчылма, адашмабыз»,— дип кырт кискән саран поп.
Шулай да хезмәтче бер бөтен ипи алып, аны чикмән итәге астына яшергән. Бара торгач, буран чыгып, болар юлдан язганнар. Хезмәтче итәк астыннан ипиен чыгарган да, печән белән төреп, качырып ашарга тотынган. Моны күргән поп аптырап калган. «Ни ашыйсын, син?» — дигән ул. «Печән...» — дигән тегесе. «Алайса, тәмлерәк җиреннән миңа да бераз печән бир әле...»
Хезмәтче бер уч печән алып попка биргән. Поп печәнне чәйнәгән- чәйнәгән дә, йөзен чытып, җиргә төкергән. Хезмәтче әйбәтләп тамагын туйдырган, ә поп шулай итеп ач калган. Тагын ары киткәннәр болар. Бара торгач, урман уртасындагы бер йортка килеп җиткәннәр. Өйал- дында тар муенлы чүлмәк тора икән. Поп, кулын тыгып, аннан өч-дүрт борчак алган. «Кулыңны тирәнрәк тык, курыкма, борчакны умырып, уч тутырып ал»,— дип өйрәткән хезмәтче. Поп кулын ныграк тыгуын тыккан, ә кире ала алмый икән. «Нигә аптырап торасың? Чүлмәгеңне күтәр дә менә бу йомры ташка бәр»,— дип пышылдаган хезмәтче.
Атакайның чүлмәк белән китереп бәрүе булган, идәндә толып ябынып йоклап ятучы хуҗа пеләш башын тотып сикереп торган да попны әйләндереп җибәргән. Поп, ишектән очып чыгып, баскыч төбенә килеп төшкән. Килеп төшкән дә хезмәтчесенә: «Нинди таш булсын бу, күземнән утлар чыгарды!» — дип җикергән. «И атакай, атакай, печән ашагач, сиңа айгыр куәте кергән. Ул кадәр көч белән сугуга, таш кадәр таш та җанланды»,— дип, хезмәтче эчен уа-уа көләргә тотынган. |