Посетители
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Главная » 2024 » Декабрь » 9 » САНДУГАЧ БЕЛӘН КАРГА (Тат халык әкияте)
САНДУГАЧ БЕЛӘН КАРГА (Тат халык әкияте)
13:12:54
Бар дөньясын онытып, куак башында сайрап утырган Сандугач янына сиздермичә генә Карга килеп кунган. — Көне буе шулай әче тавыш белән сызгырып утыру ничек туйдырмый сине? — дип сүз каткан ул Сандугачка. Бу дорфа сүзләрне ишеткән Сандугач сайравыннан туктап калган. — Ни сөйлисен, син? — дип ярсып кычкырган ул.— Кешеләр сайра-вымны тыңлап туя алмый. Алар мине алтын читлектә генә асрыйлар, иң тәмле ризыклар белән сыйлыйлар. Ә син, җырлый белмәгән башың белән, миңа шундый бәя бирмәкче буласың. — Туктале! — дигән аңа Карга.— Әйдә, бергәләп авылга барып киләбез. Анда кайсыбызның тавышы моңлырак икәнен шундук әйтеп бирерләр. Тик үпкәләштән булмасын. — Мин риза! — дип башын селкегән горур Сандугач. Шулай итеп авылга таба очып киткәннәр болар. Килеп җитсәләр, урам уртасындагы сазда бер Дуңгыз ята, ди. — Әй, Дуңгыз әфәнде, кайсыбызның тавышы матуррак, безгә бәя бир әле,— дип, икесе бергә сүз башлаганнар болар. — Билгеле, Карганыкы! — дигән Дуңгыз.— Аның тавышы калын, әллә каян ишетелеп тора. Бу сүзләрдән соң Карга тагын да кәпрәя, ә Сандугач урманына кайта да, чикләвек куагына кунып, моңлы җырын сузып җибәрә. Моның сайравын ишеткән Карга янәшәдәге агач башына килеп кунаклый. — Бәхәстә оттырганга шулай моңланасыңмы? — дип эндәшә ул Сандугачка. — Язмышымны Дуңгыз хөкеменә тапшырганыма кайгырам. Әнә шуңа сагышлы минем тавышым,— дигән Сандугач.
Категория: Дөнья халыклары якиятляре |
Просмотров: 3 |
Добавил: ilbyak-school
| Рейтинг: 0.0/0 |
- Оценить -
Отлично
Хорошо
Неплохо
Плохо
Ужасно
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[
Регистрация |
Вход ]