Четверг, 12.12.2024, 06:26:34   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Сказки народов мира [30]
Разное [4]
Юмор [13]
Стихи / Шигырьләр [18]
Рассказы / Хикәяләр [46]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Халык афоризмнары [33]
Дөнья халыклары якиятляре [241]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6527
Посетители
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2024 » Декабрь » 9 » ЭТ, МӘЧЕ ҺӘМ ТЫЧКАН (Чех халык әкияте)
ЭТ, МӘЧЕ ҺӘМ ТЫЧКАН (Чех халык әкияте)
18:51:15
Күп еллар элек кеше барлык җәнлек-җанварларның хуҗасы булган. Ул үзенә ярдәмче итеп этләрне сайлавы турында карар чыгарган. Этләр моңа бик тә сөенгәннәр, мәчеләр исә көнләшүдән шартлый язганнар. Көннәрдән бер көнне мәчеләр, киңәшмә җыеп, этләрнең бу хокукын үзләренә алырга булганнар. Күп уйлап тормыйча, этләргә хокук бирелү турында язылган пергаментны урлап, келәттәге иске- москы әйберләр арасына яшереп куйганнар.

Келәттә яшәүче бер тычкан моны күреп алган да дус-ишләрен җыйган. Билгеле инде, тычканнарның да әлеге хокукны үзләренә аласы килгән. Ахырдан иң карт, акыллы тычкан болай дигән:

— Туганнарым! Безнең өчен бердәнбер юл бар: бу хокук кәгазен ашарга кирәк. Шулай итсәк кенә, аны без фәкыйрьләрдән беркем дә тартып ала алмаячак.

Тычканнар, күз ачып йомганчы, пергаментны ашап та бетергәннәр.

Көннәрнең берендә этләр әлеге карарны халыкка җиткермәкче булганнар. Шулчак хокук кәгазен саклаучы Эт ык-мык килә башлаган. Тик соңыннан барыбер пергаментны мәчеләр урлаганын әйтергә мәҗбүр булган. Ярсыган этләр өерләре белән мәчеләр өстенә ташланганнар, югалган хокук кәгазьләрен таптыра башлаганнар. Мәчеләр куркудан дәррәү келәткә ябырылганнар. Күпме генә эзләсәләр дә, алар хокук кәгазен таба алмаганнар. Моның тычканнар эше икәнен мәчеләр шун¬дук сизенгәннәр, билгеле. Ләкин күпме генә ялварсалар да, тычканнар хокук язуын бирмәгәннәр.

Шушы вакыйгадан соң этләр мәчеләрнең кан дошманына әверелгән. Үз чиратында мәчеләр дә тычканнардан мәңге үч алырга ант иткәннәр.
Категория: Дөнья халыклары якиятляре | Просмотров: 2 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Декабрь 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz