Четверг, 12.12.2024, 06:37:40   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Сказки народов мира [30]
Разное [4]
Юмор [13]
Стихи / Шигырьләр [18]
Рассказы / Хикәяләр [46]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Халык афоризмнары [33]
Дөнья халыклары якиятляре [241]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6527
Посетители
Онлайн всего: 7
Гостей: 7
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2024 » Декабрь » 9 » ЮЛБАРЫС, БҮРЕ ҺӘМ ТӨЛКЕ (Һинд халык әкияте)
ЮЛБАРЫС, БҮРЕ ҺӘМ ТӨЛКЕ (Һинд халык әкияте)
18:44:50
Шулай берчак Юлбарыс авырып киткән, ди. Бөтен җәнлек- җанварлар аның хәлен белергә килгән, алар арасында бары тик Төлке генә юк икән. Бүре, Төлкедән үч алырга теләп, бу турыда авыру Юлбарысның колагына пышылдаган. Усал урман патшасының моңа бик тә ачуы чыккан.

— Төлке күренү белән үк, миңа хәбәр бирегез! — дип җикергән ул.

Ниһаять, Төлке дә Юлбарысның хәлен белергә ният иткән. Билгеле, Бүренең үзе турында Юлбарыска ниләр пышылдаганын ишеткән инде ул.

— Моңа кадәр кайда йөрдең? — дип ырлаган Юлбарыс.

— Сезгә дару эзләдем,— дигән аңа Төлке.

— Таптыңмы соң? — дип сораган аннан Юлбарыс.

— Мин бер бик атаклы табиб белән киңәштем. «Әгәр Бүренең бот сөяген ашаса, падишаһыгыз икенче көнне үк аякка басачак»,— диде ул.

Юлбарыс, күп уйлап тормыйча, янәшәсендә утыручы Бүрене сугып еккан да аның бот сөяген кимерергә тотынган.

Төлке, тиз генә Юлбарыс белән саубуллашып, урманга чыгып чапкан. Аның артыннан, канлы аягын өстерәп, Бүре ияргән. Шулчак Төлке, артка таба борылып, болай дигән:

— Патшаларга хезмәт итәргә яллансаң, авызыңны чамалап ачарга өйрән, туган!
Категория: Дөнья халыклары якиятляре | Просмотров: 3 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Декабрь 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz